Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Биектау районы йөгерешчеләре җиңел атлетика эстафетасында катнаштылар

Мәктәпләр, Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре, предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең җыелма командалары арасында Биектау район үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды. Бу чарага 600дән артык кеше җыелды. 6 узыш булды. Эстафетаны ачу тантанасында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Люция Гобәйдуллина...

Мәктәпләр, Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре, предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең җыелма командалары арасында Биектау район үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды.

Бу чарага 600дән артык кеше җыелды. 6 узыш булды. Эстафетаны ачу тантанасында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Люция Гобәйдуллина һәм Айрат Дәүләтшин, мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Нәфис Миңнебаев катнашты.

Ярыш нәтиҗәсе буенча урыннар түбәндәгечә булды:

урта мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлар укучылары арасында беренче узышта беренче урынны Биектауның 2 нче мәктәбе яулады, 2 урында - Мүлмә, 3нчедә - Бөреле урта мәктәбе.

Урта мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары арасында икенче узышта җиңүче - 2 нче Биектау мәктәбе, 2 урында - Бөреле, 3нчедә - Мәмдәл урта мәктәбе.

Төп мәктәпләр укучылары арасында өченче узышта беренче урынны Казаклар урта мәктәбе яулады, 2 урында - Олы Кавал, 3нчедә - Алат урта мәктәбе.

Реклама

Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында лидерлар "өчлеген"дә - Коркачык урта мәктәбе, Биектауның "Бәләкәч" балалар бакчасы һәм Ямаширмә урта мәктәбе командалары.

Район оешмалары һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр арасында 1 урынны район хакимияте командасы яулады, 2 урында -"Татэнергосбыт" командасы, 3нчедә - Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге командасы.

Авыл җирлекләре командалары арасында иң яхшылар - Ямаширмә һәм Алан-Бәксәр авыл җирлекләре командалары.

Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар, шулай ук Биектау муниципаль районының 80 еллыгы эмблемасы төшерелгән футболкалар, бейсболкалар һәм яулыклар (косынкалар) тапшырылды.

Язгы җиңел атлетика эстафетасы - күп кеше бергә җыелып йөгерү генә түгел, ә бәлки район тормышындагы мөһим вакыйга, халыкны, аеруча яшьләрне физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, йөгерештә иң көчлеләрне ачыклау да.

Марафонда мәктәп укучылары, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, район хакимияте, авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев