14 август 2014 яңалыклары
-
Биектау районында үсемлекчелек буенча семинар булып узды
Биектау районында "Высокогорская" Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә уҗым культуралары чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салуны оештыру буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинарга Татарстан Республикасының 10 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, игенчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар килде. Аның эшендә Татарстан Республикасы...
-
Тәмле дә соң чишмә сулары...
Районыбыз авылларында халыкны су белән тәэмин итүне яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнә. Татарстан Хөкүмәтенең «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә тормышка ашырылучы "Чиста су" программасыннан тыш, авыл кешеләре үз территорияләрендәге чишмәләрне ремонтлау, төзекләндерүдә катнашалар. Әле күптән түгел генә Урта Алат авылында чишмәләр язмышына битараф булмаган биш кеше халыкның күбесе файдалана торган чишмәне...
-
Лептоспироз – куркыныч чир
Кешене бөтен җирдә куркыныч сагалап тора. Бу - шаяру түгел, ә кырыс чынбарлык. Пөхтәлек һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүнең беркайчан да зыяны юк. Шуны аңлау мөһим: шапшаклык - күп чирләр чыганагы, ә лептоспироз - шуларның берсе. Нинди чир соң ул? Лептоспироз - йогышлы авыру, аны лептоспиралар китереп чыгара. Халык телендә бу...
-
Мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеге
Хәзерге заман шартларында вәзгыять шундый: яшь буынны тәрбияләүгә бәйле барлык уңышсызлыклар өчен төп җаваплылык гаилә һәм мәктәпкә йөкләнә. Бүген балалар, кызганычка, әллә бәхеткәме, объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, иртәрәк җитлегә. Мәк-тәпләр укучыларның җитлегүенә бәйле проблемаларның югары сыйныфларга гына түгел, кече-рәк яшьтәге үсмерләргә дә кагылу факты белән очраша. Бүген күп кенә...
-
Демография үсеше
Агымдагы елның җиде ае эчендә безнең районда 2013 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда күбрәк бала туган. ЗАГС бүлеге туу турындагы 283 актны теркәгән (былтыр 246 булган). Яңа туган сабыйларның 152се - малай, 131е - кыз. Үлемнәрнең дә бераз кимегәне сизелә. 333 кеше үлгән. Бу - соңгы 11 ел...