Лептоспироз – куркыныч чир
Кешене бөтен җирдә куркыныч сагалап тора. Бу - шаяру түгел, ә кырыс чынбарлык. Пөхтәлек һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүнең беркайчан да зыяны юк. Шуны аңлау мөһим: шапшаклык - күп чирләр чыганагы, ә лептоспироз - шуларның берсе. Нинди чир соң ул? Лептоспироз - йогышлы авыру, аны лептоспиралар китереп чыгара. Халык телендә бу...
Кешене бөтен җирдә куркыныч сагалап тора. Бу - шаяру түгел, ә кырыс чынбарлык. Пөхтәлек һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүнең беркайчан да зыяны юк. Шуны аңлау мөһим: шапшаклык - күп чирләр чыганагы, ә лептоспироз - шуларның берсе. Нинди чир соң ул?
Лептоспироз - йогышлы авыру, аны лептоспиралар китереп чыгара. Халык телендә бу чир "эт лихорадкасы" яки "япон лихорадкасы", шулай ук "инфекцияле сары авыруы" дип тә йөртелә. Инфекцияне бары тик җәнлек-җанвар (тычкан, күсе, җир тычканы, эт һ.б.) гына тарата. Ә кеше, чирне йоктырган очракта да башкалар өчен куркыныч тудырмый. Терлек-туар белән эш итүче кешеләргә (терлек фермаларында, хайван сую урыннарында) чир еш иярә. Организмга чир кешенең тиресенә яки лайлалы тышчасына зарарланган су, туфрак, азык-төлек, чирле хайванның ите яисә каны тигәндә үтеп керә. Инфекция хәтта тиредәге кечкенә генә тырналган эз яки җәрәхәт аша организмга керсә дә, кешедә лептоспироз башланып китәргә мөмкин. Ләкин статистика мәгълүматларына караганда, йоткылык өсте һәм ашкайнату тракты йогышлы чир үтеп керүнең төп юлы булып торалар.
Лептоспирозның төп билгеләре
Инкубация чорының дүрт атнадан алып ундүрт атнага кадәр сузылуы ихтимал. Чирнең активлашып азып китүе һич көтмә-гәндә башлана, алдан бернинди билгеләре сизелми. Аны шартлы рәвештә ике фазага бүләргә мөмкин. Беренче стадиядә инфекция канда табыла, ә чир үзен түбәндәгечә сиздерә:
мускулларда көчле авырту;
баш авырту;
аппетит бетү;
көндәлек режим бозылу, йокысызлык;
эчкән саен басылмый торган сусау;
туңу һәм температураның кисәк күтәрелүе.
Югарыда әйтелгәнчә, беренче этапта кан анализы тапшырып, лептоспирозны ачыклап була әле. Әгәр чир инде икенче стадиясенә күчкән булса, аны сидек анализы аша гына белергә мөмкин. Икенче фазасында нерв системасы, бавыр һәм бөерләр зарарлана. Аерым очракларда гепатит яки менингит кебек чирләр башлана.
Чирне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау өчен, лептоспирозга охшаш беренче билгеләр күренүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшеренергә кирәк.
Лептоспирозны дәвалау һәм булдырмый калу
Бу чиргә җиңел карарга ярамый. Лептоспироз - җитди авыру, статистика чирләү очрагының ун проценты шактый фаҗигале тәмамлануын күрсәтә. Нәкъ менә шуңа күрә дә лептоспироздан дәваланганда, ятып тору мәҗбүри итеп куела.
Чир иртә стадиясендә үк ачыкланган очракта, табиб антибиотиклар белән дәвалый, аларга өстәмә рәвештә лептоспирозга каршы торучы махсус иммуноглобулиннар да бирелә. Авыруның азган формаларын реанимациядә генә дәвалап була. Истә тотыгыз: бу очракта (хәер, башка төрле чирләр булганда да) үз белдегең белән дәваланырга ярамый, дәвалау комплексын бары тик белгеч кенә билгеләргә тиеш.
Проблемалар булмасын өчен, авыру килеп чыгу ихтималы зур булган территорияләрдә даими рәвештә профилактика чаралары уздырып торырга кирәк. Мондый чараларга түбәндәгеләр керә:
1) сулыклардагы суны тикшереп тору;
2) хайван фермаларында терлекләрнең чирләү дәрәҗәсен контрольдә тоту. Терлекләрнең сәламәтлеге белгечләр тарафыннан даими тикшерелергә тиеш;
3) чир йогу куркынычы зур булган урыннарда эшләүче кешеләр лептоспироздан махсус вакцина ярдәмендә сакланырга тиеш;
4) күселәр башка төрле кимерүчеләрнең популяциясен күзәтеп тору. Дератизация даими уздырылырга тиеш.
Елена Татаринова,
Биектау үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника ярдәме буенча урынбасары, табиб-инфекционист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев