Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Биектау районында үсемлекчелек буенча семинар булып узды

Биектау районында "Высокогорская" Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә уҗым культуралары чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салуны оештыру буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинарга Татарстан Республикасының 10 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, игенчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар килде. Аның эшендә Татарстан Республикасы...

Биектау районында "Высокогорская" Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә уҗым культуралары чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салуны оештыру буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинарга Татарстан Республикасының 10 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, игенчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар килде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек буенча министр урынбасары Илдус Габдрахманов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Казан белгечләренең чыгышларында уҗым культураларын игүнең үзенчәлекләре, перспективалы сортлар, үсемлекләр карантины таләпләрен үтәү, орлык эшкәртү технологиясе һәм башка мәсьәләләр каралды. Семинарда "Татарстанның элиталы орлыклары" Ассоциациясе генераль директоры Ю.В.Еров, "ТР буенча Россельхозцентр" филиалы җитәкчесе Т.Г.Һадиев, республиканың авыл хуҗалыгы белгечләре чыгыш ясады.

Реклама

Августта туңга сөрүгә зур игътибар бирелде. Туфракны төп, чәчү алдыннан эшкәртүдә, уҗымнар чәчүдә кулланыла торган авыл хуҗалыгы машиналарының ничек эшләве күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев