24 июнь 2014 яңалыклары
-
Мавыктыргыч экскурсияләр
Ниһаять, зарыгып көт-кән җәйге каникул да килеп җитте. Кызыклы дәресләр, йомгаклау контроль эшләре, тестлар артта калды. Июньнең беренче көн-нәрендә Күлле урта мәктәбе укучылары Биектау районы буйлап экскурсиягә чыгып китте. Мәктәбебезнең автобусы безне Ямаширмә авылына - Габделәхмәт Котдүсовның тиңе булмаган фермерлык хуҗалыгына китерде. Монда Африка һәм Австралия тәвәләре, тагын күп төрле...
-
Бергәләп көрәшик
26 нчы июньдә наркотик матдәләрне явыз ният белән куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан юллаган мөрәҗәгатендә Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль секретаре Пан Ги Мун җәмәгатьчелекнең барлык катлауларын, көчләрне берләштереп, наркотиклар кулланучыларга куркыныч бәйлелектән котылу мөмкинлеге бирергә чакырды. Наркотиклар куллану - булдырмый калырга, дәваларга...
-
Кышын азыкның бер төре дә артык булмый
Яфрак азык һәм дару үләннәре әзерләргә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермер хуҗалыкларына районның оешма, учреждение, предприятиеләре ярдәм итә. Узган ике атнада уналты хезмәт коллективы планлаштырган кадәр яфрак азык җыйды инде. Алар: Бөреле, Олы Битаман, Чернышевка авыл җирлек-ләре, "Вавилон-Жилсервис", РУЭС һәм башкалар. 20 хуҗалык һәм фермерлар өчен 170 мең витаминлы себерке...
-
Алар авырлыклардан куркып калмас
Район күләмендәге "Иминлек мәктәбе" ярышлары, инде га-дәткә кергәнчә, Коркачык аэродромы территориясендә уздырыла. Анда "Яшь парашютчы" дип аталучы палаткалы лагерь оештырыла. Моны балалар өчен ел буена үзләштерелгән материал буенча үзенә күрә бер имтихан дияргә дә мөмкин. Алар тормыш иминлеге нигезләре (ТИН) дәресләрендә алган күнекмәләрен гамәлдә кулланып карый. Чараны оештыручы мәгариф бүлеге...