26 март 2013 яңалыклары
-
Зыян килгән квартиралар тәртипкә китереләчәк
Агымдагы елда күп квартиралы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына Бимәр авылындагы 4 нче йорт та керде. Подряд оешмасы, эшләрне озакка сузмас өчен җылы көннәр башланганны да көтеп тормыйча, тишек-тошыклы шифер түбәне февраль азагында ук сүтәргә керешкән. Илдар Равилов җитәкчелегендәге "Аяз" торак хуҗалары ширкәте халыкны җыеп җыелыш уздырган, капиталь ремонт...
-
Күп функцияле үзәк сафка басачак
Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкә-сендә проблемалар еллар дәверендә җыелып килде. Болар - зур-зур чиратлар, көтеп торганда һәм кабул иткәндә уңайлыклар булмау, инстанцияләрнең территория буенча төрле урыннарда урнашуы, нәтиҗәләрне алу срокларының озакка сузылуы, билгеләнгән вакытында үтәлмәү һәм муниципалитет хезмәткәрләренең вәкаләтләреннән явыз ният белән файдалануы. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту...
-
Бушлай юридик ярдәм
2013 нче елның 22 мартында "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Бу көнне бөтен республикада халыкка "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмә-ләрендә "Бердәм Россия" партиясе Рәисе Д.А.Медведевның һәм Россия Президентының җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә, шулай ук Россия...
-
Олы Битаманда милли көрәш турниры
Узган якшәмбедә Олы Битаман урта мәктәбендә Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә милли көрәш турниры булды. Төрле яшьтәге укучылар арасындагы мондый ярышлар уздыру Олы Битаманда инде матур традициягә әверелде. Менә быел да анда районның барлык почмакларыннан һәм күрше районнардан 90 яшь көрәшче килде. Спорт бәйрәменә күренекле батыр, 1928 нче елда Россиядә уздырылган Спартакиадада...
-
Бу атнада иске бәядән язылырга мөмкин
"Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасына 2013 елның икенче яртыеллыгына 1 апрельдән языла башларга була. Иске бәядән срогыннан алда язылу мөмкинлегеннән Алан-Бәксәр, Шәпше, Дөбъяз авыл җирлекләрендә яшәүчеләр файдаланып калды. Әмма Әлдермеш, Чернышевка, Чыршы, Шуман, Дачное авыл җирлекләрендә газетага бер генә кеше дә язылмаган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, соңгы елларда...