Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Күп функцияле үзәк сафка басачак

Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкә-сендә проблемалар еллар дәверендә җыелып килде. Болар - зур-зур чиратлар, көтеп торганда һәм кабул иткәндә уңайлыклар булмау, инстанцияләрнең территория буенча төрле урыннарда урнашуы, нәтиҗәләрне алу срокларының озакка сузылуы, билгеләнгән вакытында үтәлмәү һәм муниципалитет хезмәткәрләренең вәкаләтләреннән явыз ният белән файдалануы. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту...

Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкә-сендә проблемалар еллар дәверендә җыелып килде.

Болар - зур-зур чиратлар, көтеп торганда һәм кабул иткәндә уңайлыклар булмау, инстанцияләрнең территория буенча төрле урыннарда урнашуы, нәтиҗәләрне алу срокларының озакка сузылуы, билгеләнгән вакытында үтәлмәү һәм муниципалитет хезмәткәрләренең вәкаләтләреннән явыз ният белән файдалануы. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында Биектау муниципаль районының Биектау авылындагы Полковая урамында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп төрле бурычларны башкара торган 1350 кв. метр мәйданлы 2 катлы үзәк ачылачак.

Реклама

Моннан тыш, аларны оештыру стандартларында хезмәт күрсәткәндә халыкка мөмкин кадәр уңайлы шартлар (иркен заллар, техник җиһазланыш һ.б.) тудыру күздә тотылган, үзәкләр эше "бер тәрәзә" принцибы буенча оештырыла. Башкача әйткәндә, кешегә инстанцияләр буйлап белешмәләр җыярга һәм арадашчыларга түләргә кирәк булмаячак. Аңа тиешле срокта кирәкле нәтиҗәне алу өчен гариза бирү дә җитә.

Күп функцияле үзәк бинасында ТР буенча кадастр һәм картографиянең дәүләт теркәве Федераль хезмәте Идарәсенең Биектау бүлеге, "РТ буенча Росреестр федераль кадастр палатасы", мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына караган техник инвентарьлаштыру бюросының Биектау участогы, нотариус, банк филиалы урнашачак. Моннан тыш, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты күп функцияле үзәк челтәрен һәм күр-сәтелә торган дәүләт хезмәтләре спектрын киңәйтү эшләре алып бара. Үзәкне файдалануга тапшыру срогы - 2013 елның июне.
Рәсемдә: күп функцияле үзәк төзелешендә эшләр кызу темпта бара.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев