Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Зыян килгән квартиралар тәртипкә китереләчәк

Агымдагы елда күп квартиралы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына Бимәр авылындагы 4 нче йорт та керде. Подряд оешмасы, эшләрне озакка сузмас өчен җылы көннәр башланганны да көтеп тормыйча, тишек-тошыклы шифер түбәне февраль азагында ук сүтәргә керешкән. Илдар Равилов җитәкчелегендәге "Аяз" торак хуҗалары ширкәте халыкны җыеп җыелыш уздырган, капиталь ремонт...

Агымдагы елда күп квартиралы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына Бимәр авылындагы 4 нче йорт та керде.

Подряд оешмасы, эшләрне озакка сузмас өчен җылы көннәр башланганны да көтеп тормыйча, тишек-тошыклы шифер түбәне февраль азагында ук сүтәргә керешкән. Илдар Равилов җитәкчелегендәге "Аяз" торак хуҗалары ширкәте халыкны җыеп җыелыш уздырган, капиталь ремонт вакытында уңайсызлыклар һәм көтелмәгән хәлләр булуы ихтимал, шуңа күрә квартираларыгызда ремонт ясамый торыгыз дип кисәткән.

Кызганычка каршы, түбә ачылып беткәч кенә һава торышы бозылып, юеш кар, яңгыр ява башлады. Ә түбә калаен җитештерүче завод, алдан килешеп, вәгъдә ителгәнчә, 10 нчы мартка түбә ябу материалын китереп җиткерә алмый. Бу хәл, билгеле инде, халыкның кәефен төшерә.

Төзүчеләр һава көйсезлекләрен кул кушырып күзәтмиләр, әлбәттә, ачык урыннарга целлофан каплыйлар, әмма бу гына күңелсезлекләрдән саклап кала алмый. Югары каттагы квартиралар су агып төшүдән зыян күрә. Пенсионер Гөлшания Батырбаева яши торган 11 нче квартирада булганнан соң, безнең хәбәрчеләр бу күңелсез хәлне үз күзләре белән күрделәр һәм аның моң-зарларын тыңладылар. Хуҗа хатын квартирасында күптән түгел генә яхшы ремонт ясаган.

Торак хуҗалары ширкәте һәм подрядчы - "ТЭКС" җаваплылыгы чикле ширкәте эшне үзагымга куймыйча, халык белән уртак тел табарга тырыштылар һәм квартираларында ремонт ясап, зыянны капларбыз, дип ышандырдылар. Торак хуҗалары ширкәте, төзелеш оешмасы һәм квартира хуҗасы арасында өч яклы акт төзелгән: квартиралар йортның түбәсе ябылганнан соң ун көн дәвамында ремонтланачак. Әмма квартира хуҗаларының берсе зарын телевидениегә җиткергән. Бимәрдәге йорт турындагы сюжет «Татарстан - Яңа гасыр» каналыннан күрсәтелде.

Бөреле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Мөстәкыймова хәбәр иткәнчә, узган атнада түбә калае кайтарылган һәм эш дәвам иттерелгән. Моңа телевидениенең ярдәме, гомумән, кирәк булмый, подрядчы үз бурычларын башкарудан баш тартмаган бит: йорт буенча планлаштырылган эш-ләргә өстәп планлаштырылмаганнары - су һәм пычрак агып керүдән зыян күргән квартираларны тәртипкә китерү буенча эшләр дә башкарылачак.

Песчаная урамындагы унсигез квартиралы ике катлы йорт 1971 нче елда файдалануга тапшырылган. Быел анда, түбәсен алыштырудан тыш, йорт эчендә салкын су белән тәэмин итү, канализация системалары алыштырылачак, электр белән тәэмин итү челтәренә капиталь ремонт уздырылачак, подъездлар ремонтланачак, өйнең алгы ягы яңартылачак. Эшләрне "ТЭКС" ширкәте башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев