Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Олы Битаманда милли көрәш турниры

Узган якшәмбедә Олы Битаман урта мәктәбендә Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә милли көрәш турниры булды. Төрле яшьтәге укучылар арасындагы мондый ярышлар уздыру Олы Битаманда инде матур традициягә әверелде. Менә быел да анда районның барлык почмакларыннан һәм күрше районнардан 90 яшь көрәшче килде. Спорт бәйрәменә күренекле батыр, 1928 нче елда Россиядә уздырылган Спартакиадада...

Узган якшәмбедә Олы Битаман урта мәктәбендә Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә милли көрәш турниры булды.

Төрле яшьтәге укучылар арасындагы мондый ярышлар уздыру Олы Битаманда инде матур традициягә әверелде. Менә быел да анда районның барлык почмакларыннан һәм күрше районнардан 90 яшь көрәшче килде. Спорт бәйрәменә күренекле батыр, 1928 нче елда Россиядә уздырылган Спартакиадада җиңү яулаган Шәйдулла Хәйруллинның бертуган апасының кызы Вафина Хәлимә апаны да чакырганнар иде.

Яшь көрәшчеләрне Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. «Спортның әлеге төрен тиешле дәрәҗәгә нәкъ менә шундый турнирлар үткәрү юлы белән күтәрергә була, ә Олы Битаман авыл җирлеге бу эштә үрнәк алу өчен матур мисал булып тора. Мондый чараларны башка җирлекләрдә дә оештырырга кирәк», - диде Рөстәм Галиуллович. Ул көрәшчеләргә гадел бәйгедә уңышлар теләде.

Кечкенәләрдән башлап, олы сыйныфларга кадәр, малайлар һәм үсмерләр ярышы көн буе дәвам итте. Гомуми зачетта Олы Битаман урта мәктәбе командасы җиңде. Икенче урында Суыксу урта мәктәбе, ә өченче урынны Мүлмә һәм Ямаширмә мәктәпләре көрәшчеләре бүлеште.

Турнир турында тулы репортажны газетаның киләсе саннарында укый алырсыз.
Рәсемдә: Олы Битаман урта мәктәбендә күренекле көрәшче Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә багышланган милли көрәш турнирының иң кызган бер мизгеле.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев