19 февраль 2013 яңалыклары
-
БОЗ САРАЕ КҮЗГӘ КҮРЕНЕП ҮСӘ
Боз сараенда төзелеш эшләре кызу темпта бара. Ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең социаль программасы буенча эшләнә. Сарайның үзәген боз аренасы тәшкил итә. Әлеге мәйданчыкны ае-руча җентекләп әзерлиләр: аңа бетон җәелгән, шомартылган, боз өчен "җаваплы" торбалар салынган. Бинада аерым котельный эшләп тора, түшәм төзелешендәге формалар буяп куелган. Беренче катта бина бүлмәләргә...
-
КЕШЕ ХОКУКЛАРЫ САГЫНДА
2013 елның 11 феврале Биектауның Туган як музее тарихына музей хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмасы барлыкка килгән көн буларак кереп калыр. Бүгенге көндә музейда, директор Билал Сәллах улы Шиһабетдинов җитәкчелегендәге тату, бердәм һәм тырыш коллектив эшләгәнлектән, бөтен кеше дә профсоюз әгъзалары булып тора. Музейда башлангыч профсоюз оешмасын булдыру эш бирүче һәм...
-
ТӘРТИП БӨТЕН КЕШЕ ӨЧЕН ДӘ БЕР
Биектау муниципаль районы башкарма комитетында административ комиссия утырышы булды. Анда районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән җиде протокол каралды. Биш протокол йөк машиналарын йорт янында тоткан өчен төзелгән. Ничек кенә кызганыч тоелмасын, безнең районда яшәүчеләр әле һаман да урамнарның ватык йөк...
-
АЛАР БУ БҮЛӘККӘ ЛАЕК
"Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" дигән медаль безнең районда узган ел булдырылды. Аны беренче булып эш-гамәлләре белән районыбызның данын арттырган, социаль-икътисади бурычларны тормышка ашыруда аңа булышкан кешеләр алды. Узган ел ахырында Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин тантаналы шартларда Аркадий Николаевич Дадаевка медаль тапшырды. Спорт өлкәсендә бу кешенең исеме һәркемгә...
-
РАЙОН УЗГАН ЕЛГА ЙОМГАК ЯСЫЙ
Бу көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның, башкарма комитет бүлекләре, район хезмәтләре вәкилләренең халык белән очрашулары уза. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштыралар. Очрашулар барышында авылның киләчәктә ничек үсәргә тиешлеге турындагы мәсьәлә тикшерелә, хәл ителәсе көнүзәк проблемалар ачыклана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 98 мең 248 гектар авыл...
-
ИСТӘЛЕКЛЕ ДАТА
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә Чыпчык урта мәктәбендә Әфган сугышы вакыйгаларында катнашучыларга багышланган сыйныф сәгатьләре узды. 5-7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары Әфганстанда сугышкан Фәнис Салихҗанов белән очраштылар. Ә 8 нче, 11 нче сыйныфларда сыйныф сәгате уздырылды, анда мәктәп директоры - Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Камил Гыйльфанов үзенең хәрби хезмәт...
-
ҖЫЕЛЫШЛАР ДӘВАМ ИТӘ
Бу көннәрдә районыбызның авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үтә. Узган атнаның җомгасында җыен Ташлы Кавалда булды. Фикер алышуның төп темасы авылда эш активлыгын үстерүдән гыйбарәт иде. Доклад белән авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Даутов чыгыш ясады. Җирле мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты җитәкчеләренә, участок полиция хезмәткәренә сүз бирелде. Авыл кешеләре алдында Татарстан...
-
САФЛАР НЫГЫЙ
"Бәләкәч" балалар бакчасының унөч хезмәткәренә тантаналы шартларда "Бердәм Россия" партиясе билетлары тапшырылды. Коллектив узган ел азагында партия сафларына кергән мөдирләре Эльвира Хәйретдиновадан үрнәк алды. Партиянең Биектау җирле бүлеге җитәкчесе Лиана Гатина, әлеге мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләрен, техник һәм башка хезмәткәрләрен котлап, аларга иҗади уңышлар, актив тормыш позициясе, район тормышын алга җибәрү...
-
БАР ӘЛЕ БЕЗДӘ БАТЫРЛАР
Биектау районында Россиянең атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхабетдинов призларына билбау көрәше буенча IХ нчы Ачык Бөтенроссия турниры узды. Турнирга Россия Федерациясенең 34 шәһәреннән, 12 субъектыннан спортчылар, шулай ук Казагыстан һәм Таҗикстаннан көрәшчеләр җыелды. Бөтенроссия турниры ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...