Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

БАР ӘЛЕ БЕЗДӘ БАТЫРЛАР

Биектау районында Россиянең атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхабетдинов призларына билбау көрәше буенча IХ нчы Ачык Бөтенроссия турниры узды. Турнирга Россия Федерациясенең 34 шәһәреннән, 12 субъектыннан спортчылар, шулай ук Казагыстан һәм Таҗикстаннан көрәшчеләр җыелды. Бөтенроссия турниры ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...

Биектау районында Россиянең атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхабетдинов призларына билбау көрәше буенча IХ нчы Ачык Бөтенроссия турниры узды.
Турнирга Россия Федерациясенең 34 шәһәреннән, 12 субъектыннан спортчылар, шулай ук Казагыстан һәм Таҗикстаннан көрәшчеләр җыелды.
Бөтенроссия турниры ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Россиянең атказанган тренеры Әсхәт Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Турнир ачылышында чыгыш ясаганда Марат Әхмәтов «әлеге спорт ярышы бигрәк тә абруйлы, чөнки чемпион шунда ук Россиянең спорт мастеры исемен алачак», диде. Универсиада алдыннан Татарстанда спортның барлык төрләре активлашты, спорт объектлары төзелә, ярышларда катнашучыларга яшәү өчен барлык шартлар тудырыла. Марат Әхмәтов көрәшчеләрнең барысына да ярышларда уңышлар теләде.
Тантаналы шартларда данлыклы тренер Анатолий Алексеевич Бозинның укучысы, 2012 елгы Дөнья кубогының көмеш призеры, 2011 елгы дөнья чемпионы, Казан командасы өчен чыгыш ясаучы Елена Михайловага, шулай ук көрәшче Фәрхәт Фәйзуллинга "Спорт мастеры" таныклыгы тапшырылды.
Татарстан - төрле спорт төрләре, бигрәк тә билбау көрәшенә өстенлек бирелә торган иң спорт сөюче республикаларның берсе. Берничә сәгать дәвамында тамашачылар көрәшчеләрнең бил алышуын күзәтте. Бер үлчәү категориясендә дә нәтиҗәләрне фаразлау мөмкин түгел, чөнки келәмдә кискен көч сынашу барды. Бил алышулар бер үк вакытта өч келәмдә оештырылды, шуларның берсендә хатын-кызлар ярышты. Безнең районның данын Биектау район үзәге һәм Биектау авылы, Кече Кавал, Коркачык, Чернышевка, Олы Битаман авыллары көрәшчеләре яклады. Башта ук ике беренче урынны 62 килограммлы авырлык категориясендә биектаулылар Нәфис Миңнебаев һәм Сергей Чернов яуладылар, алтын һәм көмеш призерлар булдылар. Шундый ук медальләр алуга 100 килограммнан авыррак үлчәүдәге көрәшчеләребез дә иреште. "Алтын"ны Рәмис Хәйруллин алды, "көмеш"не - Илдар Абасов. Турнирның дәрәҗәсен исәпкә алып, аның җиңүчеләре, спорт мастерына кандидатлар Нәфис Миңнебаев һәм Рәмис Хәйруллин лаеклы төстә "Спорт мастеры" исемен алдылар. Әлеге турнир билбау көрәшенең Татарстанда да, башка тө-бәкләрдә дә бик популяр булуын күрсәтте. Танылган батырларга алмашка талантлы, физик яктан нык, республикада яраткан спорт төрендә җиңүләргә ирешергә сәләтле егетләр килүе куанычлы.
Россиянең атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхабетдинов призына билбау кө-рәше буенча IX нчы Ачык Бөтенроссия турниры кичәге үсмерләр Самат Әхмәтҗанов, Артем Крюков, Илья Наумов, Фәнис Сөнгатуллинның тормышында беренчесе. Аларга бу ярышлар спорт техникасын сынау өчен җитди мәйданчык булды.
Турнир җиңүчеләренә Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар тапшырдылар. Батырларның яшь буынына карап, якташларыбызның алга таба да безгә яңа җиңүләр алып киләчәгенә ышанырга була.
Рәсемдә: Марат Әхмәтов Россиянең атказанган тренеры Анатолий Бозинга Рәхмәт хаты тапшыра.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев