Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

АЛАР БУ БҮЛӘККӘ ЛАЕК

"Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" дигән медаль безнең районда узган ел булдырылды. Аны беренче булып эш-гамәлләре белән районыбызның данын арттырган, социаль-икътисади бурычларны тормышка ашыруда аңа булышкан кешеләр алды. Узган ел ахырында Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин тантаналы шартларда Аркадий Николаевич Дадаевка медаль тапшырды. Спорт өлкәсендә бу кешенең исеме һәркемгә...


"Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" дигән медаль безнең районда узган ел булдырылды.
Аны беренче булып эш-гамәлләре белән районыбызның данын арттырган, социаль-икътисади бурычларны тормышка ашыруда аңа булышкан кешеләр алды.
Узган ел ахырында Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин тантаналы шартларда Аркадий Николаевич Дадаевка медаль тапшырды. Спорт өлкәсендә бу кешенең исеме һәркемгә яхшы таныш. Аның исеме безнең район белән янәшәдә автомобиль кроссы һәм бозлы юлдан узышлар уздырыла торган "Биектау" һәм "Усад" автодромнары барлыкка килгәннән соң кулланыла башлады.
А.Н.Дадаев - республика күләмендә дә, шулай ук Бөтенроссия һәм халык-ара дәрәҗәдәге ярышларның да алмаштыргысыз оештыручысы. Ул бу эшне югары һөнәри осталык белән башкара. Татарстан Республикасы Автомотоспорты Федерациясе судьяларының республика коллегиясе рәисе, Бөтенсоюз категориясенә ия судья, Татарстан һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре, РСФСРның атказанган тренеры - Аркадий Николаевичның барлык титуллары һәм мактаулы исемнәре болар белән генә тәмамланмый, аларны санап бетерү мөмкин түгел.
Биектау районы бүләген алгач, Аркадий Николаевич Дадаев үзе дә спортка ярдәм иткән өчен рәхмәт хисе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллинга, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизовка, ТР буенча Росприроднадзор идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдиновка, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспаловка, мәдәният бүлеге начальнигы Ренат Сабирҗановка, Дөбъяз урта мәктәбенең физкультура укытучысы Ислам Батрхановка "Татарстан Республикасы автомотоспорты үсешенә зур өлеш керткән өчен" дигән Истәлек медален тапшырды. Күп еллар дәвамында автоузышларны оештыручылар сафында булган, якты дөнья белән бик иртә хушлашкан Илсур Ислам улы Хуҗиевка дигән медаль мәрхүмнең хатыны Рушания Вәдүт кызы Хуҗиевага тапшырылды.
Рәсемдә: Аркадий Николаевич Дадаев (уңда) Ислам Батрхановка Автомотоспорт федерациясенең истәлек медален тапшыра.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев