Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

БОЗ САРАЕ КҮЗГӘ КҮРЕНЕП ҮСӘ

Боз сараенда төзелеш эшләре кызу темпта бара. Ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең социаль программасы буенча эшләнә. Сарайның үзәген боз аренасы тәшкил итә. Әлеге мәйданчыкны ае-руча җентекләп әзерлиләр: аңа бетон җәелгән, шомартылган, боз өчен "җаваплы" торбалар салынган. Бинада аерым котельный эшләп тора, түшәм төзелешендәге формалар буяп куелган. Беренче катта бина бүлмәләргә...

Боз сараенда төзелеш эшләре кызу темпта бара. Ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең социаль программасы буенча эшләнә.
Сарайның үзәген боз аренасы тәшкил итә. Әлеге мәйданчыкны ае-руча җентекләп әзерлиләр: аңа бетон җәелгән, шомартылган, боз өчен "җаваплы" торбалар салынган. Бинада аерым котельный эшләп тора, түшәм төзелешендәге формалар буяп куелган. Беренче катта бина бүлмәләргә бүленгән, аларда спортчыларның киенү-чишенү урыны, кафе, хуҗалык блогы, гардероб урнашачак. Стеналар штукатурланган. Электромонтаж эшләре дәвам итә.
"Фортэкс" җаваплылыгы чикле ширкәте төзүчеләре объектта иртәдән кичкә кадәр эшлиләр, чөнки Боз сарае җәй башында - Бөтендөнья Универсиадасы башланыр алдыннан ачылырга тиеш.
Рәсемдә: төзелеп килә торган "Биектау" Боз сарае.
А.Тимонин фотосы.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев