17 май 2012 яңалыклары
-
Азат шашка буенча республикада икенче урынга чыкты
Соңгы вакытта республикада спортның интеллектуаль төрләре буенча күп ярышлар узды. Шундыйларның берсе - авыл районнары арасында шашка уенында команда ярышлары. Анда Биектау командасы 16 команда арасыннан икенче урынны алды. Апрельнең соңгы көннәрендә безнең районда шашкачыларның мәктәп командалары көч сынашты. Анда Учхоз урта мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урында - 1...
-
Әткәм-әнкәмнең теле...
Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылмый. Ана телендә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче "әттә-әннә" дип елаганбыз. Шулай сабый чакта ук бишек тирбәт-кәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм...
-
Шундый хезмәт бар
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе составында җинаять-башкару федераль казна учреждениесе дигән подразделение бар. 2012 елның 7 маенда аның барлыкка килүенә 93 ел тулды. Әлеге подразделение иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган төрле төрдәге җинаять-процессуаль йогынты ясауны башкара. Бу түбәндәге җәзалардан гыйбарәт: төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр,...
-
Ярыштан – ярышка, уңыштан – уңышка
Актанышта милли татар-башкорт спорт көрәше буенча 1996-98 нче елгы үсмерләр арасында ТРның Беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына республика турниры булды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рамил Вәлишин 36 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны, Динар Әкбәров 50 килограммга кадәрле авырлыкта дүртенче урынны алды. Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә 1997 нче елгы үсмерләр арасында...
-
Казанга бардылар
9 Май алдыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашкан тантаналы җыелышка Биектау районыннан да сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре делегациясе барды. Бәйрәм чарасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Гаптрәхим Мортаза улы Мортазин, Рафаэль Зәкәрия улы Ямильев, Габдулла Исмәгыйль улы Хәбибуллин, Нурәхмәт Хәкимулла улы Вәлиев, тыл хезмәтчәннәре Зөфәр Шәрәф...
-
Бәйрәм белән, кадерле музей хезмәткәрләре!
18 май илебездә Бөтендөнья музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Безнең заманның үзенә генә хас үзенчәлеге - кешеләрнең илебезнең ерак үткәне һәм иң яңа тарихы, төрледән-төрле тарихи-мәдәни ядкарьләр, матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен туплау белән кызыксынуы. Биектау муниципаль районы территориясендә Иске-Казан дәүләт музей-тыюлыгы, Биектау Туган якны өйрәнү музее, С.Сәйдәшев, С.Габәши, 11...
-
Техника маршы
Май бәйрәмнәрендә район үзәгендә халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 67 еллыгына багышланган автомобильләр маршы булды. Аны оештыручы - ДОСААФның Биектау бүлекчәсе. ДОСААФ хезмәткәрләре җиңел автомобильләрдә һәм хәрби техниканың бер төре булган БТРда (бронетранспортер) районның үзәк урамнары буйлап уздылар. Бу вакыйга канкойгыч сугышта җиңүчеләр хөрмәтенә уздырылды һәм биектаулылар күңеленә хуш килде....
-
Милли көрәш турниры
Иртәгә "Биектау" универсаль спорт залында Биектау муниципаль районы башлыгы призына татар-башкорт спорт милли көрәше буенча район турниры булачак. Анда район оешмалары, предприятиеләре, авыл җирлекләрендә эшләүчеләр (18 яшьтән башлап) биш үлчәү категориясендә катнашачак. Турнирның максаты - милли көрәш буенча районның җыелма командасын туплау өчен иң көчле көрәшчеләрне ачыклау, катнашучыларның спорт осталыгын...
-
Матбугат көне белән!
19 нчы май - Татарстан Республикасында Матбугат көне, димәк, безнең - "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективының һөнәри бәйрәме. Интернет нык үсеш алган чорда да күп газета-журналлар, шул исәптән район газетасының да халыкка кирәкле булып калуы куанычлы күренеш. Без, район журналистлары, Биектау районында барган вакыйгаларны яктыртабыз. Тугры дусларыбыз - авыл хәбәрчеләребез...
-
Бәрәңге утырта торган чак
"Икенче икмәк" утыртуның иң кызган чагы. Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтләре эшне тиз башкаралар, алар бу культураны 200-250 шәр гектар утыртырга ниятләп торалар. Ни кызганыч, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре мәйданнарны кимрәк билгелиләр һәм район күләмендә бәрәңге...