Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Азат шашка буенча республикада икенче урынга чыкты

    Соңгы вакытта республикада спортның интеллектуаль төрләре буенча күп ярышлар узды. Шундыйларның берсе - авыл районнары арасында шашка уенында команда ярышлары. Анда Биектау командасы 16 команда арасыннан икенче урынны алды. Апрельнең соңгы көннәрендә безнең районда шашкачыларның мәктәп командалары көч сынашты. Анда Учхоз урта мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урында - 1...

    Соңгы вакытта республикада спортның интеллектуаль төрләре буенча күп ярышлар узды. Шундыйларның берсе - авыл районнары арасында шашка уенында команда ярышлары.
    Анда Биектау командасы 16 команда арасыннан икенче урынны алды. Апрельнең соңгы көннәрендә безнең районда шашкачыларның мәктәп командалары көч сынашты. Анда Учхоз урта мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урында - 1 нче Биектау урта мәктәбенең яшь спортчылары, өченчедә - Алат мәктәбе.
    Беренче урыннарны алган җиңүче шашкачылардан укучылар арасында республика чемпионатында чыгыш ясау өчен район командасын тупладылар. Аңа Учхоз мәктәбеннән Әмир Әмирханов, 1 нче Биектау урта мәктәбеннән Алмаз Дәминов, Әдилә Камалова һәм Азат Юнысов керде. 2-5 нче майда узган республика беренчелегендә безнең спортчылар республикада 6 нчы команда урынын яуладылар.
    6 нчы майда шахматчыларның җыелма командасы Актанышта узган турнирда катнашты. Бөтен республикадан җыелган 30 команда арасында Биектау 6 нчы урынны алды, моны бер дә начар күрсәткеч дип әйтеп булмый. Гарун Нуриев, берничә гроссмейстерны отып, беренче тактада икенче урынны алды. Шахматчыларның республика турнирында катнашучылар составы көчле иде.
    13 нче майда Тарпищев исемендәге теннис сараенда 2003-2004 нче елгы яшь шашкачылар арасында ярышлар узды. Шашка секциясенә йөрүче Азат Юнысов үз группасындагы ун катнашучыны артта калдырып, икенче урынны алды.

    Рәсемдә: 1 нче Биектау урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Азат Юнысов
    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: