Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Ярыштан – ярышка, уңыштан – уңышка

Актанышта милли татар-башкорт спорт көрәше буенча 1996-98 нче елгы үсмерләр арасында ТРның Беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына республика турниры булды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рамил Вәлишин 36 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны, Динар Әкбәров 50 килограммга кадәрле авырлыкта дүртенче урынны алды. Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә 1997 нче елгы үсмерләр арасында...


Актанышта милли татар-башкорт спорт көрәше буенча 1996-98 нче елгы үсмерләр арасында ТРның Беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына республика турниры булды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рамил Вәлишин 36 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны, Динар Әкбәров 50 килограммга кадәрле авырлыкта дүртенче урынны алды.
Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә 1997 нче елгы үсмерләр арасында өстәл теннисы буенча Россия Беренчелеге узды. Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Михаил Миндрюков ТРның җыелма командасы составына керде. Безнең җыелма команда, финал уеннарында Свердловск өлкәсенең җыелма командасыннан гына калышып, икенче урынга чыкты.
Яр Чаллыда тхэквондо буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Р.Р.Кунафинда тәрбияләнүче, спорт мастеры Лада Филиппова кискен көрәштә көмеш медаль яулады. Хәзерге вакытта ул Россия чемпионатына әзерләнә.
Май бәйрәмнәрендә Чистайда гер спорты буенча Җиңүнең 67 нче еллыгына багышланган ачык турнир узды. Турнирда катнашучыларның иң яше - Әнис Хәкимҗанов 65 килограммга кадәрле авырлыкта өченче урынны алды, Юрий Ларионов (75 килограммга кадәр) бронза призер булды. Бу спортчыларның тренер-укытучысы В.Ф.Назаров.
2-5 нче майда Марий Эл Республикасының Волжск шәһәрендә Россия чемпионы, СССРның спорт мастеры Олег Наумов призына "Б" классында бокс буенча XI нче Бөтенроссия турниры булды. Безнең боксерлар уңышлы чыгыш ясадылар. Ярышларда 70 тән артык спортчы катнашты. Азат Хәйретдинов (66 килограмм) беренче урынны, Дмитрий Рыбин, Әмир Илгизов, Булат Әбүбәкеров үз үлчәү категорияләрендә икенче урыннарны алдылар. Ярышта беренче тапкыр катнашучы Илнур Каюмов 36 килограммга кадәрле авырлыкта көмеш медальгә лаек булды. Яшь спортчы Усад мәктәбендә балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Э.Д.Гобәев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Үсмерләрне җиңү белән котлыйбыз!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев