Әткәм-әнкәмнең теле...
Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылмый. Ана телендә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче "әттә-әннә" дип елаганбыз. Шулай сабый чакта ук бишек тирбәт-кәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм...
Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылмый. Ана телендә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче "әттә-әннә" дип елаганбыз. Шулай сабый чакта ук бишек тирбәт-кәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә ки-рәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.
Габдулла Тукайның туган көнен зурлап уздыру бездә гадәткә кергән инде. Һәр елны үзенчәлекле итеп үткәрергә тырышабыз. Быел да укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте. Габдулла Тукайның тормыш юлы искә алынды, шигырьләре һәм әкиятләре сәхнәләштерелде, балаларның рәсемнәренә күргәзмә оештырылды. Шунысы куандыра: бәйрәмдә татар балалары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә зур өлеш кертте. Мондый кичәләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.
Туган тел - тарихыбызның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Әгәр туган телебезне онытмасак, балачакта кичергән сөенечебезне онытмаячакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев