Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда гөмбә белән агулануның беренче очраклары теркәлгән

Көн саен Татарстан токсикология үзәгенә бер-ике кеше мөрәҗәгать итә. Татарстанда гөмбә белән агулануның беренче очраклары теркәлгән. Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-реаниматологы, токсиколог Алия Насыйбуллина сүзләренчә, көн саен Татарстан токсикология үзәгенә гөмбә белән агуланудан шикләнеп бер-ике кеше мөрәҗәгать итә. "Август ахырыннан безгә 20 кеше килде, 12се хастаханәгә салынды", -...

Көн саен Татарстан токсикология үзәгенә бер-ике кеше мөрәҗәгать итә.
Татарстанда гөмбә белән агулануның беренче очраклары теркәлгән.

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-реаниматологы, токсиколог Алия Насыйбуллина сүзләренчә, көн саен Татарстан токсикология үзәгенә гөмбә белән агуланудан шикләнеп бер-ике кеше мөрәҗәгать итә. "Август ахырыннан безгә 20 кеше килде, 12се хастаханәгә салынды", - диде ул.

Нигездә урманнан җыелган маслята (майлы гөмбә) һәм баллы гөмбә белән агуланучылар килә дип билгеләп үтте табиб. Агулануның сәбәбе - бу гөмбәләрне дөрес эшкәртмәү һәм әзерләмәү.

Реклама

Быел гөмбә белән агуланып үлү очраклары булмаган. Узган ел ал гөмбә белән агулы гөмбәне бутаган ике кеше үлгән.

Гөмбә белән агуланучылар хастаханәдә уртача 3-4 көн ята. Агулану билгеләре - косу һәм эч китү. Агуланучылар сыеклык күп югалта. Табиблар югалган сыеклык балансын тутыру өчен инфузион терапия, шулай ук бавырны саклау терапиясе үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев