Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Кояшкай" балалар бакчасында тәрбиячеләр көненә багышланган чара үтте (ФОТО)

27 сентябрьдә илебездә Тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 27 сентябреннән бирле бәйрәм ителә. Бәйрәмнең максаты- җәмгыятебездә мәктәпкәчә учреждениеләргә күбрәк игътибар юнәлтү. "Кояшкай" балалар бакчасында бүген нәкъ менә шушы бәйрәмгә - тәрбиячеләр көненә багышланган чара узды. Кунаклар арасында- кайчандыр балалар бакчаларында эшләгән ветераннар, тәрбиячеләр бар иде....

27 сентябрьдә илебездә Тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 27 сентябреннән бирле бәйрәм ителә.

Бәйрәмнең максаты- җәмгыятебездә мәктәпкәчә учреждениеләргә күбрәк игътибар юнәлтү.

"Кояшкай" балалар бакчасында бүген нәкъ менә шушы бәйрәмгә - тәрбиячеләр көненә багышланган чара узды.
Кунаклар арасында- кайчандыр балалар бакчаларында эшләгән ветераннар, тәрбиячеләр бар иде. Шулай ук Биектау районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов та катнашты.

Чарада әлеге балалар бакчасының тәрбиячесе Әлфинур Галиеваны юбилее белән дә котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев