Биектаулылар Казан һәм Нократ Аланы  Сабантуйларын гөрләттеләр (+ВИДЕО)
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар Казан һәм Нократ Аланы Сабантуйларын гөрләттеләр (+ВИДЕО)

Узган ял көннәрендә биектаулылар республикабыз башкаласының Мирный бистәсендә һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланында сабан бәйрәмендә актив катнаштылар. Күркәм гадәт буенча районнар Казан Сабан туе өчен үзләренең биләмәләрен әзерләделәр. Һәркайсы үзләрендәге һөнәрчелекне, муниципаль берәмлекнең данлыклы, өстенлекле якларын күрсәтә алды. Биектау районы биләмәсен сокланып күзәтүчеләр бик күп булды. Милли үрнәкләр, татар халкының...

Узган ял көннәрендә биектаулылар республикабыз башкаласының Мирный бистәсендә һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланында сабан бәйрәмендә актив катнаштылар.
Күркәм гадәт буенча районнар Казан Сабан туе өчен үзләренең биләмәләрен әзерләделәр. Һәркайсы үзләрендәге һөнәрчелекне, муниципаль берәмлекнең данлыклы, өстенлекле якларын күрсәтә алды. Биектау районы биләмәсен сокланып күзәтүчеләр бик күп булды. Милли үрнәкләр, татар халкының тәмле-тәмле сыйлары, якты елмаюдан балкып торучы йөзләр - болар барысы да күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.
Альберт Зиннәтуллин бирегә очраклы рәвештә генә килмәгән. Ул Татар Алаты авылында 15 ел бригадир булып эшләгән - күңеле тартып китергән:
- Шундый матур итеп бизәгәннәр. Бик күңелле. Мин үзем Биектау районының Татар Алаты авылында 15 ел бригадир булып эшләдем, үз вакытында бәрәңге утырткан кеше. Биектаулыларны сагындым һәм бүген аларны күрүемә бик шатмын, - диде шатлануын яшермичә Альберт Зиннәтуллин.
Кунакларны табадан гына төшкән хуш исле коймак, тәмле чәйләр белән сыйладылар. Сәүдә рәтләрендә әйләнә-тирәгә даны таралган һөнәрчелек әйберләреннән күзләр камаша иде.
- Искиткеч матур. Биектаулылар шәп әзерләнгәннәр. Безгә бөтенесе дә бик ошады, - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар ирле-хатынлы Гөлсинә белән Наил Шәрәповлар.
Биредә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән генә түгел, Төркиядән, дөньяның башка илләреннән килгән кунаклар да бар иде. Һәркем биредә үзенә ошаган тамаша, мавыгу һәм кызыксыну тапты.
- Исең китәрлек! Әле генә балалар чыгышын карап тордым. Шундый да җилкенләндерә торган. Фонтан да матур... Түгәрәк буенча йөрисең, һәр нәрсәдән күңелне шатлык хисләре били. Ә ат исә балаларымда көчле хис-тойгылар уятты, - диде Әлфирә Малиновская.
Биектау биләмәсен карарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Тагын җилкенү, тагын дулкынлану: районның заманча социаль-мәдәни һәм икътисади йөзен булдыру эшләрен кайчандыр нәкъ менә Рөстәм Нургалиевич башлап җибәргән иде бит.
Ирле-хатынлы Әхәт Хикмәтуллин белән Назимә Закированың күтәренке күңелле һәм дәртләндергеч биюләренә сокланмаган кеше калмагандыр. Бию сәнгате республика конкурсларында күп тапкырлар лауреат исемен яулаган пар бүген дә талантлары белән халыкны сөендерде. Гаилә башлыгы 91 нче яшенә аяк баскан дип һич тә уйламассың.
- Бигрәкләр дә матур урыннар инде бу. Урман, аланлыклар. Бөтен җирдә хозурлык. Биектаулылар кунакчыл халык, һәркайсының йөзендә елмаю балкый. Биләмәләре зәвык белән матур итеп әзерләнгән, - дип үз фикерләрен белдерделәр алар.
Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтнең иң зурысы - елмаюларда һәм алкышларда, кунакларның йөрәккә ятышлы хис-тойгыларында. Кунакчыл биектаулылар башкаланың таләпчән кешеләрен тагын шатландыра һәм гаҗәпкә калдыра алдылар.
Нократ Аланы халкы да канәгать калды. Биредә икенче ел рәттән инде бәйрәм биектаулылар кулында. Биектау районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Борһанова әйтүенчә, ике мәйданда (Казанда һәм Нократ Аланында) эшләргә туры килсә дә, чаралар барысы да алдан планлаштырылганча һәм югары дәрәҗәдә узган. Киров өлкәсендәге мәйданда бәйрәм концерты 4 сәгать дәвам иткән.
- Сабантуй ачылышы тулысынча безнең өстә иде һәм ул бик матур килеп чыкты, - дип сөйләде безгә Лилия Зөфәр кызы. - Кереш өлешен "Везунчики" бию коллективы башкарды. Аннары мәйданда районның фолькор коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.
Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы нократаланлылар биектаулыларны бик лаеклы каршыладылар:
- Без үзебез дә татар халкына хас милли бүләкләр - чәк-чәк, түбәтәйләр, шәлләр белән килдек. Киров өлкәсе татарларының төбәк җәмгыятенә район исеменнән музыкаль үзәк бүләк иттек.
Биектаулылар үз алларына Нократ Аланында яшәүчеләр өчен чын милли бәйрәм оештыру бурычы куйган булганнар һәм аны алар "бик яхшы"га үтәп чыктылар.


Нет комментариев