ЯҢАЛЫКЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ящур йоктырмас өчен мал сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк
Күршедәге Башкортостан республикасында куркыныч авыру - ящур (тилчә) таралу барыбызда да борчу тудыра. Йорт хайваннарын зарарлый торган бу авыру кеше өчен дә куркыныч. Безнең Биектау ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Лилия Лукманова белән әңгәмәбез тилчәнең нидән гыйбарәт булуы һәм ничек итеп терлекчелек хуҗалыкларын аннан сакларга кирәклеге турында.
-
Чор сулышына аваздаш булу өчен бердәм һәм тырыш булырга кирәк
Усад, Чернышевка, Мүлмә, Чыпчык һәм Биектау авыл җирлекләрендә гражданнарның йомгаклау җыеннары булып узды. Җыеннарда сүз көнүзәк мәсьәләләр турында барды, авыл кешеләренә шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге дә тудырылды.
-
Бәдрәфне чүп савытына әверелдергәннәр: биектаулылар унитазга ниләр генә ыргытмыйлар
Безнең редакциягә Биектау авылының Энергетиклар урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Ничә еллардан бирле канализация системасы сафтан чыгып интектерә. Агып чыккан пычрак су машина юлларына һәм җәяүлеләр йөри торган сукмакларга тарала, ул урыннарда сасы күл барлыкка килә, кышын боз катламы белән каплана. Бу хәл күпме дәвам итәр һәм мондый сафтан чыгуларның сәбәбе нидә?
-
Якындагы елларда Биектау районында төзелеш темпы тагын да артачак
Гражданнар җыеннарында кар чистарту темасы җыенның үзе кебек үк гадәти күренешкә әйләнде. Бу авыл халкына тынгы бирми торган мәсьәлә. Техника ватылу, контракт төзү өчен бюджет акчасы җитмәү кебек төрле сәбәпләр белән әлегә ул хәл ителмәгән килеш калса, аның каравы тагын бер көнүзәк мәсьәләгә ачыклык кертелде.
-
Кар, саф һава һәм чаңгы
7 февральдә Биектау тимер юл станциясе җирлегендәге чаңгы базасында «Высокогорские вести» - «Биектау хәбәрләре» газеталары призына мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар быел икенче тапкыр үткәрелде. Чаңгы узышларында катнашырга районның барлык мәктәпләреннән яшь чаңгычылар килгән иде. Һава торышы да бик матур булып, чаңгы шуу өчен менә дигән көн булды. Стартка районның 15 мәктәбеннән сиксәннән артык укучы басты.
-
Җырчы ИлГәрәй: «Бозым белән очраштым, сәхнә костюмнарыма энә кадап киткәннәре булды»
Җырчы ИлГәрәй «Интертат»ка иҗаты һәм шәхси тормышы турында сөйләде.
-
«Бер караштан кешенең авыруын әйтеп бирәм» — артистларның кайсы җирләре авырта?
Танышым Галия апа (исеме үзгәртелде) кешеләрнең авырулары булуны бик тиз генә күзаллый ала. Аның шундый искиткеч тоемлау сәләте бар. Үзенә 43 яшь. Бу сәләт нәселдән күчкән, эше күп еллар медицина белән бәйле булганга да тәҗрибә туплаган. Сөйләшеп утырганда, Галия апа кайбер артистларга карата да үз фаразларын әйтте.
-
Илфат Камалиев: “Дөбьяз халкы сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел”
Камалиев Илфат Дамир улы 1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа. 1996 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый. Хәзерге вакытта Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли.
-
Лаеклы исемнәр буыннар хәтерендә яши
Районыбызның күренекле шәхесләре ул - туган җир тарихы гына түгел. Биектау районыннан бик күп тарихи шәхесләр чыккан. Шундый шәхесләр арасында бертуган Әхмәтһади һәм Садри Максудилар да бар. Алар ХХ гасырның беренче чирегендә иң укымышлы зыялылар булып саналган һәм татар халкы, мөселман дөньясында бүген дә алар үзенчәлекле урын алып тора.
-
Түбәләрдәге карны үз вакытында төшерергә кирәк
Быелгы кышта һава шартларын уңайлы булды дип әйтеп булмый. Температура кискен үзгәреп торганда, бер тәүлек эчендә термометр баганасы нульгә якынлашып килүче билгедән 20 градус салкынны күрсәткәндә һәм берничә тәүлектән соң яңадан җылытып җибәргәндә бина түбәләрендәге кар катламы калынайганнан калыная бара. Түбәдән кинәт кенә кар төшә башлау узып-баручылар өчен дә, бина тирәсендә калдырылган машиналар өчен дә куркыныч.
-
Кешеләрнең генә түгел, җәнлекләрнең дә төгәл исәбе булырга тиеш
15 нче гыйнвардан республика күләмендә җәнлекләрне кышкы исәпкә алу чаралары уздырыла башлады. Әлеге гамәл Татарстанның хайваннар дөньясын саклау һәм торгызу максатларында тормышка ашырыла. Мондый эшләр Биектау районында да башкарыла. Мониторингның дүрт методикасының берсенә - исәп алуның кышкы маршрутына безнең хәбәрчеләр дә чыкты.
-
Эт тормышы берәүгә дә ошамый, аннан хәтта этләр дә явызлана
Соңгы көннәрдә сукбай этләр турындагы сөйләшүләр телдән төшми. Бу Биектау районына да кагыла. Дүрт аяклыларны атарга ярамый, шул ук вакытта аларның көтүләре белән йөрүләренә дә түзеп булмый. Чөнки алар һәрвакытта да синең яныңнан тыныч кына үтеп китмиләр. Узган атнада Чернышевка авыл җирлегендә этләр бер балага ташланды.
-
Су тамчысы җәүһәрдән дә кадерле
Урманче авылы халкы эчә торган суның сыйфатыннан зарлана. Моннан бер ел элек авылда кое (скважина) казыганнар иде. Бер ел буе кулланганнан соң суның эчәргә яраклы булмавы ачыклана. Авыл халкы уйга кала: яңа кое казыргамы, әллә булганыннан файдаланыргамы? Җитәкчеләр нинди киңәш бирә?
-
Автомобиль алу-сату буенча белгеч: «Таксида йөргән машина янына якын килмим»
Ни өчен тотылган машина алу отышлырак? Йөргән автомобиль сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Хатын-кызлар машинаны ничек сайлый? Әлеге һәм башка сорауларга тәҗрибәле белгеч җавап бирә.
-
Фаҗига корбаннары Алсу һәм Сабринаның әниләре: «Тимур үтермәгәнен тәгаен беләбез»
Тукай районы Мәләкәс авылындагы фаҗиганең шаукымы әле озакка барыр төсле тоела. Тикшерүчеләр чыгарган башлангыч версия белән күңел һич килешми. Алсу өчен җанын атып йөреп, аны хатынлыкка алган Тимурны үтерүче диясе килми.Туганнарының да алай дияргә теле әйләнми, юкса аларны бергә җирләрләр идеме?!