ЯҢАЛЫКЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Туган телләр фестивале талантларны үзенә җыйды
Биектау районында Туган тел көнен билгеләп үттеләр. Биектауның 1 нче һәм 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә мәктәп күләмендәге чаралар уздырылды. 2021 нче елда укучылар Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысларында үзләренең иң яхшы җырларын, биюләрен башкардылар, чыгышларын күрсәттеләр. Ә бу юлы алар бер урында һәм бер үк вакытта туган телләр фестиваленә җыелдылар.
-
Ул үзенең чыгышларына бөтен иҗат көчен, дәртен, сәләтен сала
Биектау районының үзәк мәдәният йортында ел да оештырыла торган “Созвездие-Йолдызлык” республика конкурсының район этабы узды. Заманча эстрада сәнгате фестивале Россиядә иң эреләрдән санала һәм Татарстанда яшәүче яшьләргә үзләренең иҗади сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Анда катнашучылар арасында безнең редакция хезмәткәре Камила Сафарова да бар иде. Аның фестивальдә беренче генә тапкыр катнашуы түгел, Камилла хәтта “Эмканто” триосы составында республика этабында җиңүче дә булган.
-
Штрафыңны түләмәсәң, машинаңнан колак кагарсың
ЮХИДИның Биектау бүлеге хезмәткәрләре явыз ният белән тәртип бозучыны тоткарладылар. Машина хуҗасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә бозып калмаган, ул хәтта штрафларын да түләмәгән. 16 мең сум штраф җыелган. 2 ай вакыт үтеп китсә дә, ул аларны түләргә ашыкмаган - билгеләнгән штрафларны түләү өчен нәкъ менә шуның кадәрле вакыт бирелә.
-
Дембель альбомы - армиядә хезмәт иткән еллар турында истәлек
Әнисә белән Мөнир Хәйруллиннарның берберсен нык яратуына сокланмый мөмкин түгел. Мөнир Смоленскида хезмәт иткәндә алар 730 көн берберсен күрми торалар. 18 яшьлек Әнисә сөйгәнен армиягә озатканда күз яшьләрен сөрткән кулъяулыкны Мөнир ике ел буена кесәсендә йөртә. Ә бүгенге көндә ул аларның дембель альбомында саклана.
-
Тормыш рәвешенә әверелгән яраткан һөнәр
23 нче февраль якынлаша һәм без, Ватан сакчылары көне уңаеннан, көннең көнендә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, безнең тынычлыкны һәм иминлекне саклаучылар турында сөйләргә телибез. Николай Яшин - шундыйларның берсе һәм безнең якташыбыз. Ул үзенең бөтен гомерен янгынга каршы көрәшкә багышлаган. Әле күптән түгел аның шушы батырлык юлыннан ныклы адымнар белән баруына 25 ел тулган.
-
Әфган кызалаклары бүгенгәчә күз алдында
Район газетасы битләрендә юбилярлар турында еш язабыз. Бүгенге язмабыз үзенчәлекле гомер юлы үткән юбиляр турында. Ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Александр Гнедин Әфганстанда хезмәт итеп кайткан. Кайткач та хәрби киемен салмаган. 1994 елга кадәр Россия армиясе сафларында булган. 90- нчы еллар илдә кризис еллары булса да, һәркем үзе теләгән эшне сайлап алырга мөмкинлек биргән еллар булып истә калды. Александр Гнедин да машиналарны реставрацияләү белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә аның клубында нинди генә уникаль автомобильләр юк!
-
Район үсешендәге төп юнәлеш - инвесторларны җәлеп итү
Узган ел безгә бик зур үзгәрешләр алып килде. Октябрь аенда Равил Хисаметдинов рәсми рәвештә Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде һәм ул районның социаль-икътисади үсешен алга җибәрү эшен дәвам иттерергә сүз бирде. Бүген инде күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә чыгарырга һәм яңа җитәкче эшенә йомгак ясарга: Равил Фәритович үз вазифаларына керешкән өч айны да, гомумән алганда 2021 нче елны да анализларга мөмкин. Октябрь аенда аны әлеге урынга билгеләгән шул ук залда 16 нчы февральдә Биектау районы Советының ХХ нче утырышы булды.
-
Тау чаңгыларында Биектаудан Красноярск шәһәренә кадәр
Дөбьяз мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы җыелма командасы составында укучыларның Бөтенроссия кышкы Спартакиадасында катнашты. Спартакиада Красноярск шәһәрендә узды.
-
Бәхеттә, шатлыкта узган 35 ел
Мәмдәл авылыннан Габитовлар гаиләсе мәрҗән туйларын билгеләп үтәләр - алар 35 елдан бирле тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп атлыйлар. Гап-гади авыл егете, авылның беренче баһадиры һәм ревизор булып эшләүче җитди кыз. Филсинә белән Радик ничек танышканнар соң?
-
Пьедесталның иң югары баскычында Биектау хоккейчылары
2011 елда туган Биектау хоккейчылары республика беренчелегенә барган «Алтын алка» турнирында җиңү яуладылар. Командалар ике төркемгә бүленеп ярышты. Иң күп очко җыйган команда финалга үтте. Финалга Татарстаннан барлыгы 8 команда чыккан иде. Биектау хоккейчылары өч матчта катнашып, икесендә җиңүгә иреште. Бер тапкыр отылу нәтиҗәгә берничек тә йогынты ясамады.
-
«Ел укытучысы-2022» бәйгесенең зона этабы Биектауда узды
Биектау районында «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды. Мондый бәйге ел саен уздырыла. Аның максаты - иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның тәҗрибәсен башка педагогларга җиткерү, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрү. Бәйгенең зона этабы Биектауның 4 нче урта мәктәбендә узды. Бәйгенең беренче көнендә Арча, Кукмара, Биектау педагоглары ярышса, икенче көнне эстафетаны Әтнә, Теләче, Балтач районнарыннан килгән укытучылар күтәреп алды.
-
“Россия чаңгы юлы” яшен дә, картын да үзенә җәлеп итте
Узган ял көннәрендә Биектау районында бик күп кешене үзенә җәлеп иткән чаңгы узышлары булды. “Россия чаңгы” юлында 500дән артык биектаулы катнашты. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бик рәхәтләнеп чаңгыга бастылар. Биектау авылыннан иң нәни чаңгычы Альберт Хәйретдиновка әле нибары 4 яшь. Спорт белән мавыгучы малай призлы урынны алмаса да, чаңгы юлында үзен сынап карады. Ярышта катнашучы иң өлкән кеше - Таһир Рәхмәтуллин нәни чаңгычыдан нәкъ 60 яшькә олырак.
-
Яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмир турында: «Елап интектермәде»
Дүрт елдан артык яман шеш белән көрәшкән Айгөл Фазыйлованың фаҗигале тарихы бөтен илгә билгеле. Дүртенче стадия рак белән авыручы ана, сөекле улы Әмирне җылы кулларга тапшырасы килеп, телевидениегә чыкты. Айгөл үлгәннән соң өч ел узды. «Интертат» Әмир янына кунакка — Тукай районы Теләнче-Тамак авылына барып кайтты.
-
Мини-футбол уены күпләрнең игътибарын җәлеп итте
Биектау районында мини-футбол чемпионаты башланды. Хәзерге вакытта турнирда катнашырга 15 команда теләк белдерде.
-
Юлларда хәвефле хәлләр арта
Республикада соңгы вакытларда юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Гомумән алганда, республикада узган ел өч меңгә якын юл-транспорт һәлакәтендә 312 кеше һәлак булган. Быелгы ел статистикасы да борчу тудыра - гыйнвар аенда гына да аварияләрдә утыздан артык кешенең гомере өзелгән. Быелгы гыйнвар аенда булган аварияләр саны уйланырга мәҗбүр итә.