Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Якындагы елларда Биектау районында төзелеш темпы тагын да артачак

Гражданнар җыеннарында кар чистарту темасы җыенның үзе кебек үк гадәти күренешкә әйләнде. Бу авыл халкына тынгы бирми торган мәсьәлә. Техника ватылу, контракт төзү өчен бюджет акчасы җитмәү кебек төрле сәбәпләр белән әлегә ул хәл ителмәгән килеш калса, аның каравы тагын бер көнүзәк мәсьәләгә ачыклык кертелде.

Биектау районында бүгенге көндә рәсми мәгълүматларга караганда 50 меңнән артык кеше яши. Ә асылда исә халык саны 120 меңләп тәшкил итә. Бу турыда гражданнарның чираттагы җыенында район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белдерде. Без Семиозерка, Биектау һәм Дачный авыл җирлекләрендә булдык.

Биектау районы күзгә күренеп зурая бара. Равил Фәритович агымдагы елда районга куратор итеп Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллинның билгеләнүе юкка түгел дип, әллә ничә тапкыр әйтеп узды. Районга яңа төзелеш объектлары кирәк. Ул барыннан да бигрәк белем бирү учреждениеләренә мохтаҗ.

Бүгенге көндә балалар бакчаларына электрон чиратка 1790 бала куелган. 2020 елда күптән түгел барлыкка килгән коттедж бистәләре һәм торак комплексы янында ачылган “Байгыш” Биектау балалар бакчасы 405 балага белем бирә. Әлеге мәгълүмат белем бирү учреждениесе сайтында күрсәтелгән. Бу планлаштырылган 340 урыннан 65 балага күбрәк. Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1219 бала исәпләнә, бу рөхсәт ителгәннән ике тапкырга артыграк. Күлле, Семиозерка һәм Шигали, Макаровка һәм Җылы Чишмә авылларын үз эченә алган Семиозерка авыл җирлеге халык саны арту буенча Биектау авылыннан калышмый. Болар, әлбәттә, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, авыл җиренә генә хас була торган тынычлыкта һәм шәһәрдәгечә уңайлылыкта яшәрлек итеп оя кору өчен кызыктыра торган авыллар. Бөтенесе дә башкаладагы шикелле булсын - күк йөзеннән төшкән кар да җиргә ятып өлгермәсен, инфраструктурасы да шәһәрнекеннән бер дә ким булмасын.

Яшь гаиләләр шәһәр агломерациясеннән балаларын җирле мәктәптә укыту теләге белән күченәләр. Күлле мәктәбендә бүгенге көндә ул бер генә. Анда 286 бала белем ала. Семиозерка җирлегендә яшәүче бер ханым яңа мәктәп төзү зарурлыгы турындагы мәсьәләне кузгатты.

Мондый төзелеш планда бар. Әлегә аны 500 урынлы булыр, дип әйтәләр һәм ул Шигали авылында мәчет каршында урнашачак. Әмма быел бу вакыйганы көтәргә кирәкми, ди Равил Фәритович. Һәм моның нигезле сәбәпләре дә бар.

- Быел мәктәп төзелеше булмаячак. Җир участогын тулысынча мәктәп һәм балалар бакчасы төзелешенә биргәннән соң проект-смета документларын төзү эшенә керешәчәкбез. Монысына да мәгълум бер вакыт таләп ителә. Бу кулдан планын ясап, тиз генә төзеп куя торган хуҗалык корылмасы - сарай түгел бит. Төзелеш эшләренә бары тик документлары әзер булганнан соң гына керешәчәкбез. Ул быел булмаячак, ышандырырга да кирәкми. Аннары без проектлау эшен башлап җибәрәчәкбез. Аның монысына да акча кирәк. Уртача алганда бер проект чама белән 7,5 млн сумга төшә, - дип җавап бирде сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе.

Равил Хисаметдиновның сүзләрен ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин куәтләде. Ул күптән түгел яңа СанПиН таләпләре кертелүен һәм аларның да проектлауда чагылачагын билгеләп үтте. Шигалидагы булачак мәктәп мәктәпләр төзелеше буенча федераль программага керәчәк. Аңа документлар тапшыру мөмкинлеге бары тик 2023 елда гына барлыкка киләчәк. Авыл кешеләре боларның барысы да тормышка ашырылганчы балалар университетка укырга кергән булырлар инде, дип шаярталар.

- Күлледәге мәктәпнең хәзерге бинасына өстәп янкорма төзергә буламы? - дигән сорау бирделәр авыл кешеләре.

М о ң а к а р ш ы М а р ат М а н с у р о в и ч оч р а ш у г а җыелучыларның үзләренә үк сорау бирде.

- Ә үзегез ничек уйлыйсыз соң? Уйларга да төзеп тә куяргамы? Бу бит комплекслы чара. Янкорма төзү өчен аның башта проектын әзерләргә кирәк. Ә ул, табигый, булган бинаны реконструкцияләүне таләп итәчәк. Әле менә тагын СанПиНның яңа таләпләре гамәлгә керде, алар тулысы белән мәктәпкә дә кагылачак. Шунлыктан бүген без бинага янкорма төзербез дә, проблеманы хәл итәрбез, дип сүз алып барып булмый. Юк, әлегә хәл итеп булмас моны, - дип ышанып әйтте Марат Айзатуллин.

Мәктәп ачылышы турындагы мәсьәлә кузгатылуын кузгатылды, әмма аның соңгы ноктасы әлегә билгеле түгел. Җирле власть вәкилләре алдына документларны тутыру бурычы куелган һәм һәр эшнең үз срогы бар. Ә әлегә балаларны күрше авыллардагы мәктәпләргә йөртергә туры киләчәк. Семиозерка авыл җирлегендәге вазгыять “кискенлек” чигендә. Яңа җирләрдә йортлар, биналар салына. Бер кишәрлектә генә дә - төзелеш башлап җибәрергә әзер 400ләп “яңа” участок. Биектаулылар бу йортларның һәркайсында бер генә бала булса да, 500 урынлы мәктәп төзүнең проблеманы хәл итмәячәге аңлашыла, дигән фикердә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев