СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ рубрикасы буенча яңалыклар
-
ПРОГРАММА ТӘМАМЛАНСА ДА, ЭШ ДӘВАМ ИТӘЧӘК
Быел 2009-2012 елларга "Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында кабаттан хокук тәртибе бозулар һәм җинаятьләргә профилактика буенча "Үзеңә ышан!" дигән озак сроклы республика программасы эшен тәмамлый. Шушы программа кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тәрбия колонияләреннән кайткан балигъ булмаганнарны социальләштерү һәм реабилитацияләү...
-
УЛ БИК МӨҺИМ ҺӘМ КИРӘКЛЕ ЭШ БАШКАРА
Мин Бөреле җәнлек совхозы поселогында яшим, миңа 86 яшь. Соңгы вакытта үземне карап йөртүе кыенлашты. Бәхетемә, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре мине ярдәмсез калдырмадылар. Кайгыртучанлыгы һәм игътибарлылыгы өчен социаль хезмәткәр Римма Ришат кызы Ибәтуллинага газета аша зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу сөйкемле ханымга шәфкатьлелек, сизгер күңеллелек, кеше хәлен аңлау...
-
КӨЗ БҮЛӘКЛӘРЕ
2012 елның 28 сентябрьдә "Өмет" Үзәгендә "Көз бүләкләре" конкурсы узды. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үстергән яшелчәләр һәм безнең социаль һәм медицина хезмәткәрләре үз куллары белән әзерләгән консервланган яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсен оештырдылар. Әлеге конкурсның максаты тәрбия карамагындагы мохтаҗларны яшелчәләр һәм консервланган яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүдән...
-
БАЛАЛАР ӨЧЕН БУШЛАЙ ПУТЕВКАЛАР
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге инвалид балаларга бушлай юлламалар булуы турында хәбәр итә. 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге - аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче ведомстволы учреждениеләрдә белем алучы ятим балаларга, үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә сәләтле, социаль хезмәтләр алудан баш тартмаган мәктәп яшендәге инвалид...
-
ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ СӨЕНДЕРДЕЛӘР
Өлкәннәр көне уңаеннан Усад спиртзаводы хезмәткәрләре үз пенсионерларының хәлен белергә бардылар. Алар һәр ветеранның өенә килеп, бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Бүләкләр һәм акча өләштеләр, бу өлкәннәрне бик тә сөендерде. Үз ветераннарын онытмавы, ел саен алар өчен бүләкләр бирүне һәм бәйрәм белән котлауны оештыруы өчен спиртзавод җитәкчелегенә зур...
-
Ул безгә бик кирәк
Элек авылларда ишле гаилә булып яшәделәр: әти-әниләр олырак балалар белән колхозда эшләделәр, ә әби белән бабайлар, өй мәшәкатьләрен карап, кечкенә балаларга күз-колак булып тордылар. Бүген авылда ялгыз карт-карчыклар күп, балалары үз яннарына чакырсалар да, аларның гомер буе яшәгән урыннан китәселәре килми. Аларга җиңел түгел, әлбәттә, яшь барган саен көч тә...
-
Максатлы программа
Ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучыларны төзәлү юлына бастыруның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен республикада "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүчеләргә яңадан кешеләр арасында яши башларга булышу (ресоциализация)" дигән максатлы программа тормышка ашырыла. Аның максаты - төрмәдән кайткан кешеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру. Программа үз алдына хөкем ителгәннәрне социаль җәмгыятькә кушылырга алдан әзерләү,...
-
Музейга сәяхәт
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе Алан-Бәксәр авыл җирлегендәге тәрбия карамагындагыларны Биектау Туган якны өйрәнү музеена алып барды. Сәяхәт Республика көненә багышланды. Өлкәннәребезгә районыбыз тарихы турында җентекләп сөйләделәр. Алар Туган ягыбызның атаклы кешеләре турында кызыклы мәгълүмат ишеттеләр, музейның төрле экспонатлары белән таныштылар, аннан соң күргән...
-
Кайда хәрәкәт – шунда тормыш
Узган атнада безнең районда инвалид спортчылар - "Яр Чаллы - Свияжск утрау-шәһәр" дигән машиналы-атлы сәяхәттә катнашучылар булды. Безгә алар Минзәлә, Әгерҗе, Мамадыш, Арчаны узып килделәр. Биектау районы тарихи урынга илтә торган юлда соңгы пункт булды. Группаны Арча районы башлана торган урында каршы алып, башта Дөбъязга, аннары Алан-Бәксәргә озаттылар. Акция быел...
-
Мәктәпкә җыенырга булыш!
Биектау районында шушындый исемдәге акция уза. Аның кысаларында балалар өчен районның Туган як музеена, Өбрә авылында урнашкан С.Сәйдәшев музеена, Камаево авылындагы Иске-Казан музеена экскурсияләр оештырыла. "Бердәм Россия"нең яшьгвардиячеләре район халкыннан хәйрия акчасы җыю максаты белән базар янындагы үзәк мәйданда чаралар уздыралар. Партиянең Биектау җирле бүлеге сәяси советы район кешеләренә әлеге...
-
Матди ярдәм күрсәтелде
Краснодар краенда булган табигать бәла-казасы зур җимереклекләргә, торак йортларның, халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү объектларының, транспорт чараларының зарарлануына һәм иң куркынычы - кеше корбаннарына китерде. Гелендҗик, Крымск, Новороссийск һәм Краснодар краеның башка күп кенә поселокларында яшәүчеләр күпләп су басу нәтиҗәсендә тормыш өчен элементар шартлардан һәм чаралардан мәхрүм калдылар. Алар арасында күпләгән...
-
Изге урыннар буйлап күңелле сәяхәт
18 июльдә 16 кеше - Биектау "Өмет" Үзәгенең "Җылы очрашулар" ("Теплые встречи") клубы әгъзалары Биләргә барды. Иң башта тарихи-археологик музейга, Арбузовлар музеена, аннан соң Бөек шәһәрнең изге объектларына юнәлдек. Монда ныгытмаларның калдыклары һәм борынгы мәчет фундаментлары арасында безнең өлкәннәребез намаз укыды. Алар автобуска утыруга җылы яңгыр ява башлады. Беренче яңгыр...
-
Картлык килеп тә йөрмәсен...
Элек без туристлар белән музейлар буйлап йөрүче ыспай гәүдәле чит ил карчыкларын күреп гаҗәпкә кала идек. Үзебезнең әбиләребез дә алардан бер дә ким түгел икән, ләбаса! Чит илләргә бармасак та, үз туган җиребезнең тарихи урыннары буйлап әйбәт йөрибез. Авыл кешесенә җиңел түгел: яшь чакта алны-ялны белми эшләгәннәр, балаларын аякка бастырганнар,...
-
Ә сез Балаларның ышаныч телефоны белән танышмы?
Кадерле балалар, бу мәгълүмат сезнең өчен! Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең. Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин. Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр...
-
Инвалидларга субсидия ташлама
2012 елның 13 апрелендә 2012 елның 23 февраленнән чыккан 153 нче "Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар турында" 2006 елның 24 мартыннан чыккан 126 нчы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән расланган "Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә" түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе...