Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен өч дәрәҗәле система буенча бәяли башлаячаклар. Укучыларга «үрнәк тәртип», «рөхсәт ителгән тәртип» яки «рөхсәт ителмәгән тәртип» дигән бәяләр биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Россия Мәгариф министрлыгында.
Укучыларның тәртибе дүрт төп критерий буенча бәяләнәчәк
Бәяләү дүрт төп критерийга нигезләнәчәк, алар үз чиратында ун күрсәткечне үз эченә ала. Укучының тәртибен бәяләгәндә аның укудагы өлгереше аерым каралачак.
Шулай итеп, тәртипне бәяләү укучыларның академик уңышларына йогынты ясамаячак.
Нет комментариев