Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир урынына түләү артты
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир урынына түләү артты

Аның күләме 200 мең сумнан 234 321 сумга җитте.

Түләү ел саен индексацияләнәчәк

Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә түләү суммасын ел саен индексацияләү тәртибе дә кертелде. Кабат исәпләү елына бер тапкыр — 1 февральдән Россия Хөкүмәте билгеләгән коэффициентны исәпкә алып башкарылачак. Түләү күләме Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының конкрет гаиләгә акча бирү турында карар кабул иткән көндә гамәлдә булган коэффициент нигезендә билгеләнә.

Күпбалалы гаиләләргә җир бирү дәвам итә

2026 елның 16 сентябренә Татарстанда җир кишәрлеге алуга 72 610 кеше чиратка кертелгән. 63 246 кишәрлек кадастр исәбенә куелган, 57 875 кишәрлек инде гомуми өлешле милеккә бирелгән. Күпбалалы гаиләләргә җир бирү программасы Татарстанда 2012 ел ахырыннан гамәлдә.

Кемнәр түләүгә дәгъва итә ала

Өч һәм аннан күбрәк баласы булган, үз муниципалитетында кимендә 5 ел яшәгән һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләрнең җир кишәрлеге алуга хокукы бар. Җир урынына акчалата түләү алу мөмкинлеген караган закон 2025 елның октябрендә кабул ителде.

2026 елның 1 апреленә Татарстанда 277 күпбалалы гаилә җир урынына акчалата компенсация сайлаган. Гариза бирү өчен балаларның берсенә 23 яшь тулмаган һәм ул көндезге бүлектә белем алган булырга тиеш; торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык кеше башына 12–18 квадрат метр торак мәйданы туры килүенә карап билгеләнә.


Нет комментариев