Татарстанда бензин бәясе август башыннан беренче тапкыр төште
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда бензин бәясе август башыннан беренче тапкыр төште

Татарстанда бензинның уртача бәясе август башыннан беренче тапкыр кимеде. 14–21 сентябрь көннәрендә бер литр ягулыкның уртача бәясе 71,70 сумга кадәр төште.

АИ-92 бәясе 26 тиенгә кимеде

Росстат мәгълүматларына караганда, 21 сентябрьгә Татарстанда автомобиль бензинының уртача бәясе 71,70 сум тәшкил иткән. Бер атна элек бу күрсәткеч 71,81 сум булган. Моңа кадәр республикада ягулык бәясе биш атна дәвамында артып килгән. Аерым маркалар арасында АИ-92 генә арзанайган: аның бәясе 69,01 сумнан 68,75 сумга кадәр, ягъни 26 тиенгә төшкән. Моңа кадәр АИ-92 өч атна рәттән кыйммәтләнеп, 14 сентябрьдә бер литры 69 сумга җиткән.

АИ-95 кыйммәтләнгән, дизель арзанайган

АИ-95 бензины, киресенчә, 5 тиенгә кыйммәтләнеп, бер литры 73,88 сум булган. АИ-98 һәм аннан да югарырак октанлы бензинның бәясе үзгәрмәгән — 99,25 сум. Дизель ягулыгы бер атна эчендә 75 тиенгә арзанайган, аның уртача бәясе 21 сентябрьгә 80,23 сум тәшкил иткән.

Аерым төр ягулык бәяләре кимүгә карамастан, Татарстанда бензин ПФО һәм Россия буенча уртача күрсәткечләрдән арзанрак кала. Идел буе федераль округында бензинның уртача бәясе бер литры өчен 75,75 сум булса, ил буенча бу күрсәткеч 78,52 сум тәшкил итә.


Нет комментариев