Карар республиканың беренче Президентының 90 яшьлек юбилеена багышлана.
Республиканың беренче Президентына 90 яшь тула
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итәчәкләрен хәбәр итте. Ул бу карарны дәүләт эшлеклесенең 90 яшьлек юбилее белән бәйләде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев Татарстанны иң катлаулы елларда җитәкләгән. Нәкъ менә шул чорда республика хәзерге тарихындагы мөһим сынауларны узган һәм үзенең үсеш юлын формалаштырган. Юбилейны билгеләп үтү республика күләмендәге вакыйга булачак.
Нет комментариев