Шәп концерт булды
70 нче һөнәр училищесында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә ел саен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган төркемнәрдә үзешчән сәнгать смотры уздырыла.
Быел андый смотр булачак тракторчылар, йөк машиналары шоферлары, аш пешерүчеләр, контролерлар, хисап хезмәткәрләре арасында оештырылды.
Егетләр һәм кызлар конкурска сентябрьдән үк әзерләнә башладылар. Программага җырлар, сәхнәләштерелгән өзек-ләр, заман...