Солдат туган авылында җирләнде
Алат авыл җирлеге буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан 620 кешенең 210ы фронттан әйләнеп кайтмаган. Хәзерге вакытта исәннәре икәү - Данилов Константин Сергеевич һәм Кәрим Фатыйх улы Садыйков. Алатның сугышта һәлак булган кешеләре исемлеге бик зур, анда Кузьмин фамилиясе дә бар. Александр Григорьевич Кузьминның гаиләсенә сугыш азагында аның хәбәрсез югалуы турында...
Алат авыл җирлеге буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан 620 кешенең 210ы фронттан әйләнеп кайтмаган. Хәзерге вакытта исәннәре икәү - Данилов Константин Сергеевич һәм Кәрим Фатыйх улы Садыйков. Алатның сугышта һәлак булган кешеләре исемлеге бик зур, анда Кузьмин фамилиясе дә бар.
Александр Григорьевич Кузьминның гаиләсенә сугыш азагында аның хәбәрсез югалуы турында язылган хат килә. Ә быел, моннан ике айлап элек, авыл җирлегенә Мәскәүдән хәбәр итәләр: "Калуга өлкәсендә солдат А.Г.Кузьмин мәете табылды, аны җирләүгә әзерләнергә кирәк". Әлеге хәбәрне һәлак булган солдатның туганнарына Алат авыл җирлеге башлыгы Рәис Зарипов җиткерә.
Һәм менә узган эш атнасы азагында язмышы турында җитмеш елдан артык берни дә билгеле булмаган сугышчы белән тантаналы рәвештә хушлашу булды. Алатта һәлак булган якташлар һәйкәле янында оештырылган митингка авыл кешеләре, Алат мәктәбе укучылары, авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, Биектау районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Найденов, районның ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов һәм Мәскәүдән "Высота" эзләнү отряды, Казаннан "Отечество" берләшмәсе вәкилләре килде.
- Калуга өлкәсендә 203,3 биеклегендә танкка каршы тору өчен казылган чокырда эзләнү эшләре алып барганда һәлак булучы мәете калдыкларын күреп алдык. Шунда ук Кызыл Йолдыз ордены, күкрәкне һәм арканы саклый торган металл кием, телефон трубкасы һәм үткәргеч чыбыклар табылды. Ордендагы номеры буенча Оборона министрлыгы архивыннан бүләк иясенең кем булуын ачыкладык, - диде Мәскәүдән килгән эзләнүче Виктор Богомолов.
Митингта Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен кайтару буенча шундый изге эш башкарганнары өчен эзләнүчеләргә рәхмәт әйтеп чыгыш ясарга теләүчеләр күп булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр. Һәлак булган, әмма онытылмаганнар - мәңге үлемсез - чыгыш ясаучыларның төп фикере менә шундый иде.
- Без әтиебезнең хәбәрсез югалганлыгын гына белә идек. Әниебез Александра Кузьминага бик авыр булды. Без бит бишәү. Олыбыз 1931 елда туган, ә кечебез - әтиебез фронтка киткәч. Әтиебезне туган җиренә кайтарырга булышучыларның барысына да рәхмәтлебез, - диде Кузьминның улы Геннадий Александрович. Кузьминнарның олы балаларына бүген инде 80 яшь. Казанда Геннадий гына яши. Калганнары, әтиләренең каберенә зиярәт кылу өчен, тиздән Алатка кайтырга җыеналар.
Билгеле булганча, ул куркыныч сугышта һәлак булганнарны сугыш барган урыннарда җирләгәннәр.
Андыйларның өйләренә, туган якларына бары тик "кара кәгазьләр" генә кайта. Моңа кадәр Кузьминнар әтиләре кайдадыр Мәскәү янында җирләнгән, дип уйлыйлар. Хәзер исә аның соңгы урыны - авыл зиратында. Усад чиркәвендә Виталий атакай җеназа укыды, солдатны каберенә догалар белән иңдерделәр. Автомат залплары яңгырады һәм Кече Алат Герое мәңгелек йортына күчерелде.
Моннан берничә ел элек якташыбыз, 1908 нче елгы Федор Беловны да җирләгәннәр иде. Ул 1942 елда Новгород өлкәсендә Мясной Борда һәлак булган. Бүген аның кабере Калинино авылы зиратында.
Гомерләрен фашизмга каршы көрәштә Туган илебезнең азатлыгы өчен биргән якташларыбызга мәңгелек дан!
Герой турында нәрсәләр билгеле?
Ул 1909 елның 10 октябрендә туган. Өйләнгән, биш баласы булган. Фронтта элемтә бүлегенә командалык иткән. 1942 елның декабрендә каты көрәштә ут астында элемтәне җайга салу эшләре башкарган. Александр Кузьмин 1943 елның кышында шулай ук 10 нчы Гвардия Армиясе составында авыр сугышларда катнашкан. 1943 елның 4 июнендә аңа Кызыл Йолдыз ордены тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев