Бик күңелле ял иттек
Борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләрен истә тотып, онытыла башлаган елларны искә төшереп, Кече Рәс авылында "Котлы булсын, Нәүрүз!" бәйрәме уздырдык.
Көн үзәгенә хәтле балалар белән урам буйлап, йорттан йортка кереп, шигырьләр сөйләп, сый-нигъмәтләр җыйдык. Авыл халкы балаларны якты йөз белән каршы алды. Ярмаларын, төрле тәм-томнарын жәлләмәделәр. Авылдашыбыз Хадый Хаҗип улы Җиангировка матди...