14 апрель 2017 яңалыклары
-
Районда язгы кыр эшләренә керештеләр (+ФОТО)
Быел яз башы салкын көннәре белән куркытып торса да, табигать үзенекен итте: кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыкты. Моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына эленеп торса, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды. Язның бер көне - ел туйдыра ди, халкыбыз. Шул гыйбәрәгә тугры калып,...
-
Федерация Советыннан бүләк белән (+ФОТО)
Бүген РФ Федераль җыенының Федерация Советы бинасында "Иң яхшы шәйәр (авыл) җирлеге" Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү танатанасы булды. Әлеге тантанада Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак та катнаштылар. 2 дәрәҗә Мактау Дипломы белән Биектау районының Биектау авыл җирлеге бүләкләнде. Әлеге бүләк 2015 елда яхшы эшчәнлек...
-
Алсу Нигъмәтҗанова - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алсу Нигъмәтҗанова. Әни кеше дөньядагы иң кадерле һәм якын кеше. Ул өзелеп ярата, назлый, кызгана, саклый, яклый. Һрберебез аңа үзенең йөрәген ышанып тапшыра...
-
Коммуналь хезмәт арифметикасы бик гади, аны ваемсызлар гына катлауландыра
Кибеттән ипине, майны түләмичә алып булмаган кебек крандагы суны да түләмичә генә алып булмый. Су кранга үзеннән үзе генә килми. Кранны ачкач та су агып торсын өчен йөзәрләгән кеше хезмәт куя. Өебездә су булачакмы, юкмы - барысы да үзебездән тора. Биектау районында коммуналь хезмәтләргә түләү бик кискен проблема булып кала....
-
Якты йөз, тәмле сүз дә дәвалый
Биектау районы үзәк хастаханәсе коллективы турында газетада язуыбызны үтенеп безгә сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Никифорович Егоров мөрәҗәгать итте. "Мин өлкән буын кешесе. Шуңа күрә бик еш кына хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Безнең район хастаханәсендә үз эшләренең чын осталары эшли. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Әлбәттә, хастаханәнең баш табибы...
-
Бүген «Биектау ТВ» «Татарстан-24» телевизион каналында чыга башлый.
Телевизор караучылар безнең «Биектау ТВ» корреспондентлары әзерләгән сюжетларны «Татарстан-24» телеканалында күрергә күнеккәннәр иде инде. Бу сюжетлар республика халкын районыбыз эшчәнлеге белән таныштырып барды. Безнең сюжетлар республика телеканалында бернинди үзгәртүләргә тарымыйча, ничек бар, шулай чыга иде. Мондый фактор безнең журналистларның, монтажчыларның, операторларның профессиональлеге белән аңлатыла. Без бүген сезгә тагын бер яңалык...
-
Казан туристларга яңача ачыла
Май бәйрәмнәренә Татарстан башкаласы кунаклар өчен үзенчәлекле маршрутлар әзерләде. Казан туристларны җәлеп итүе ягыннан Россия шәһәрләре бишлегенә керә, моны кунакларның саны арта баруы да раслый. Май бәйрәмнәренә ике атна вакыт калды, әмма инде бүген үк иң үзенчәлекле маршрутлар сайларга һәм Казанның бөтен үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. 2016 елның февралендә «Казанның...