«Соңгы минутка кадәр балам кайтыр дип көттем»: 40 көн елгада яткан Раилне җирләделәр
26 май көнне Кама елгасында 16 апрельдә югалган 22 яшьлек Раил Мирзасалиховны таптылар. Бер айдан артык суда яткан егетне Үсәли авылында җирләделәр. «Интертат», мәрхүмнең туган авылына барып, әнисе, туганнары, якыннары белән аралашты.