Күпбалалы гаилә статусын алу тәртибен гадиләштерергә тәкъдим иттеләр
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Күпбалалы гаилә статусын алу тәртибен гадиләштерергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында яшәү урыны буенча теркәлү булмауны күпбалалы гаилә статусын бирүдән баш тарту өчен нигез итеп санамаска тәкъдим иттеләр. Тиешле инициатива белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов чыгыш ясады.

Гаилә составын башка документлар белән дә расларга мөмкин

Борис Чернышов әлеге тәкъдимне Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага юллады. Аның фикеренчә, ата-аналарның балалар белән бергә яшәвен һәм гаилә составын бары тик теркәлү аша гына түгел, башка документлар ярдәмендә дә раслау мөмкинлеге булырга тиеш.

Алар арасында дәүләт мәгълүмат системаларыннан алынган белешмәләр, ЗАГС документлары, миграция исәбе мәгълүматлары һәм суд карарлары бар.

Күпбалалы гаиләләр өчен бюрократик киртәләр кимиячәк

Инициатива авторы фикеренчә, мондый алым күпбалалы гаиләләр өчен бюрократик киртәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 


Нет комментариев