Казанда өч автобус маршруты өчен яңа тукталышлар барлыкка килә
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Казанда өч автобус маршруты өчен яңа тукталышлар барлыкка килә

15 августтан Казанда ике яңа автобус тукталышы эшли башлый. Алар Беломорская һәм Гудованцев урамнарында урнашачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Транспорт комитетында.

Яңа тукталышлар кайда урнашкан

Беломорская урамында «Стадион Мотор» тукталышы җиһазландырылган. Биредә 6 нчы маршрут автобусы туктаячак.

Гудованцев урамында тагын бер яңа тукталыш барлыкка килгән. «Тэцевская урамы» тукталыгы 29 һәм 62 нче маршрут автобусларына хезмәт күрсәтәчәк.

Ике тукталышта да пассажирлар өчен заманча япмалар урнаштырылган.

 


Нет комментариев