Танышу әдәбенең дә үз кагыйдәләре бар
Биектау районының 2 нче урта мәктәбе укучылары шул кагыйдәләр белән таныштылар. Мәктәптә «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы «Танышу», «Үз тәртибеңне аңлы рәвештә формалаштыру» дигән темаларга тренинг уздырды.
Чара «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында барды. Тренингта 24 балигъ булмаган укучы катнашты. Балалар үзләре белән таныштырдылар, тормышта ниләр белән кызыксынулары, нинди сыйфатларга ия булулары турында сөйләделәр. Кешеләр бер-берсе белән аралашуны танышудан башлыйлар. Бер караганда исәнләшү - танышуның әллә ни кыенлыгы да юк кебек. Әмма танышу әдәбенең дә үз кагыйдәләре бар икән. Әлбәттә, кайда һәм кем белән аралашуына карап, һәркемнең танышу кагыйдәләреннән хәбәрдар булуы зарур. Һәр халыкның, гөреф - гадәтләре үзенчәлекле һәм күптөреле. Тренингта укучылар борынгы заманнарда, урта гасырларда, хәзерге заманда кешеләрнең ничек танышулары турында белделәр. «Әйдәгез, исәнләшик» уенында балалар коллектив мөнәсәбәтләр эчендә аерым шәхесләрне билгеләү серләренә төшенделәр.
«Үз тәртибеңне аңлы рәвештә формалаштыру» дигән темага багышланган тренингта аңны томалый торган матдәләрнең психикага, тәртипкә тискәре йогынтысы турында сүз барды. Мондый очрашулар күзәтүсез калган балигъ булмаганнарның тәртибен уңай якка үзгәртү һәм хокук бозуларын профилактикалау, закон белән каршылыкка кергән балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү юнәлешендә мөһим чара булып тора.
Татьяна Палачева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев