Все рубрики рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балалар Татарстанның Кызыл китабын өйрәнә
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты балалар арасында уздырылган «Мин һәм Кызыл китап» кул эшләре бәйгесе җиңүчеләрен игълан итте. Агымдагы елда әлеге бәйгедә 572 мәгариф учреждениесеннән 3434 бала катнашты. Алар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар һәм сәламәтлекләре чикле булган инвалид балалар бар.
-
Танышу әдәбенең дә үз кагыйдәләре бар
Биектау районының 2 нче урта мәктәбе укучылары шул кагыйдәләр белән таныштылар. Мәктәптә «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы «Танышу», «Үз тәртибеңне аңлы рәвештә формалаштыру» дигән темаларга тренинг уздырды.
-
Хөкүмәт велосипед һәм велосипед рамнары маркировкасы кагыйдәләрен раслады
2024 елның 1 сентябрендә велосипедларны һәм велосипед рамнарын маркировкалау кагыйдәләре эшли башлаячак. Шул ук вакытта аларның маркировкасы мәҗбүри булачак.
-
Леонид Захаров: «Кайчандыр минем комбайным яна башлаган иде, мин хәзер бик сак эш итәм»
Басуларда игеннәр өлгереп килә - район игенчеләре яңа уңышны җыеп алырга әзерләнә. Кайбер хуҗалыклар бөртеклеләрне урып-җыю эшенә кереште дә инде. Урып-җыю чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим.
-
«Каньон Биектау» клубының киләчәге өметле
Татарстанда питбайкта йөргәндә юл-транспорт һәлакәтенә очрап үлүче балалар саны арта бара. Нәрсә соң ул питбайк? Ул – мотоциклдан аз гына кечерәк, егәрлеге буенча көчле булган хәрәкәт итү чарасы. Беренче мәртәбә күргән кеше аның янында, һичшиксез, туктап калачак.
-
Автоинструктор Равиль Ханов: “Кызык алар белән”
Биектау районында машина йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи“ бәйгесе үтте. Бәйге 20 ел дәвамында бара. “Автоледи“ бәйгесе машина йөртүчеләрнең юл иминлеге кагыйдәләрен белү, автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен ныгыту һәм шулай ук аларны имин юл хәрәкәтен пропагандалауга җәлеп итү максатларында үткәрелә.
-
Ничек яшисең, почтальон?
Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм 1994 нче елдан бәйрәм ителә. Россия почтасының зур һәм данлы үткәне бар.
-
Биектау муниципаль районы башлыгы кубогына мотоциклда узышлар оештырыла
29 июнь, шимбә көнне, 10.00 сәгатьтә Биектау районында муниципаль район башлыгы кубогына мотоциклда узышларга старт бирелә.
-
Онытмадык сине, укытучым
“Матур бер җыр булып калсын иде Күңелләрдә мәктәп еллары...” дигән шигъри юллар бар. Һәрберебезнең матур истәлекләре, якты хыяллары һәм, әлбәттә инде, иң беренче шатлык-куанычлары мәктәп чоры, укыткан укытучыларыбыз белән тыгыз бәйләнгән. Һәркемнең күңелендә матур истәлек булып гомер буе сакланучы укытучылар яши.
-
Яшелчә үсентеләре әзерлибез
Бакчаның үзендә мәшәкатьләр башланганчы яшелчә үсентеләре утырту өчен иң кулай вакыт ул апрель ае. Июнь уртасында кыяр өлгерсен дисәк, без аны апрель аенда ук утыртырту хәстәрен күрергә тиеш.
-
Хәрби операциядә катнашучы якташыбыз: “Куркам” дип, илгә куркыныч янаганда карап торыргамы?
Махсус хәрби операция зонасында «Тарихчы» («Историк») исемен йөртүче якташыбыз туган җиренә кыска вакытлы ялга кайтты. «Тарихчы» 2022 елның көзендә үзе теләп хәрби комиссариатка килә һәм үзенең хәрби операция зонасына китәргә теләген белдерә. Аңа 40 яшь. Ул Казан шәһәрендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогия университетының тарих факультетында белем ала һәм тарих укытучысы дигән белгечлеккә ия була. Күп тә үтми безнең герой өйләнә һәм моннан 10 еллар элек гаиләсе белән Биектау районына кайтып төпләнә.
-
Бала тумыштан рәссам
Алан Бәксәр мәктәбендә Мәскәү шәһәрендә яшәүче танылган рәссам Ильяс Айдаров һәм аның тормыш иптәше Полина белән очрашу узды. Очрашу барышында Ильяс Сәярович укучыларны үзенең тормыш юлы белән таныштырды, рәсем сәнгате буенча осталык дәресе уздырды.
-
Биектау районында атта йөртү өчен ябык манеж барлыкка киләчәк
Казанның сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүче иппотерапия ябык манеж төзәячәк. Моның өчен Республика Рәисе Биектау районында җир бүлеп бирде.
-
Электробезопасность для школьников
Детей надо постоянно предупреждать и объяснять об опасности поражения электрическим током.