Ничек яшисең, почтальон?
Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм 1994 нче елдан бәйрәм ителә. Россия почтасының зур һәм данлы үткәне бар.
Гасырлар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда, аралашуның иң популяр һәм кулай төре почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый. Илебезнең почта бүлекләре аша өч миллиардка якын хат, посылкалар, счетлар, газета-журналлар таратыла. Соңгы вакытларда традицион хезмәтләрдән тыш федераль почта элемтәсе тизләтелгән, электрон переводлар җибәрү кебек күп кенә заманча хезмәтләр тәкъдим итә. Хезмәтләрнең яңа төрләрен кертүдән тыш, элемтәнең барлык предприятиеләрендә дә сервисны яхшырту буенча эш алып барыла.
Россия почтасының барлыгы 38 мең бүлеге бар. Аларда 300 мең кеше хезмәт куя.
Почтада үз һөнәрләрен чын йөрәктән яраткан, җаваплы хезмәткәрләр эшли.
Авыл җирендәге почтальоннар газета-журналлар, пенсия генә таратып калмый, авылда яшәүче өлкәннәрнең якын дусты булып тора. Алар пенсионерларның тышкы дөнья мәгълүматлары белән таныштырып торучы, ныклы элемтә булдыра торган күпер булып хезмәт итәләр.
Безнең Усад авылында зур гына почта бүлеге бар иде. Ул 11 авылга хезмәт күрсәтте. Авылдашыбыз Кириллова Анна Никифоровна озак еллар почта бүлегендә эшләде. Үзенең хезмәт елларын ул сагынып искә ала: «Мин почтага 1969 елда килдем. Мине оператор итеп кабул иттеләр. Бүлекләр арасында ярышлар бара иде. Безнең почта бүлеге һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Газетага яздыру буенча безне һәрвакыт үрнәк итеп куялар иде. Безнең коллектив төрле бәйгеләрдә катнашты, эш нәтиҗәләребез яхшы булды. Район күләмендә уза торган җыелышларда без беренче рәттә утыра идек, чөнки безнең адреска йөз кызартырлык сүзләр булмасын алдан ук белеп тора идек. Ул вакытта без дә яшь идек. Эшебез җаваплы булса да без аны яраттык. Сумкаларыбыз бик авыр иде. Ул вакытта һәр гаилә берничә газета-журнал яздырып ала иде. «Роман газета», «За рулём», «Человек и закон», «Огонёк», «Работница», «Крестьянка», «Азат Хатын», «Вокруг света» һәм башкалар. Ә балаларның үз матбугаты: «Мурзилка», «Ялкын», «Юный техник», «Веселые картинки», «Пионерская правда», «Яшь Ленинчы», «Татарстан яшьләре». Район газетасы «Путь Ильича» - «Ильич юлы» газетасын һәр гаилә ала иде. Без ул вакытларда халыкка пенсия дә тарата идек. Һәр өйдә көтеп алынган кунак идек без. Өйгә кергәч хәтта өлкәннәр дә үзләренең пенсия акчасыннан газета-журналга язылырлык өлеш чыгара иде. Чөнки язылу бәясе чагыштырмача кыйммәт түгел иде. Ул вакытта халык күп укыды. Өлкәннәр без кергәч шатланып туя алмыйлар. Без аларның борчуларын да, кайгы-шатлыкларын да уртаклаша идек. Алар күпне белә, сөйләшергә ярата. Алардан чыкканда инде безнең арыганнар да онытылып китә иде. Кызганыч, күбесе инде якты дөньядан китеп барды. Сагындырып искә төшәләр.
Без эшләгән чорларда юллар бик начар иде, гомумән, юк дәрәҗәсендә дисәң дә була. Усадның үзендә почтаны машинадан асфальтка бушата идек. Аннан кул белән почта бүлегенә кадәр ташый идек. Чөнки машина керерлек юл юк.
Без якшәмбе көнне генә ял итә идек – бер генә көн. Безнең өчен хәтта бәйрәм көннәре дә юк иде. Шуңа да карамастан без пенсия яшенә җиткәнче эшләдек. Бер генә кеше дә эштән зарланмады, китмәде дә. Безнең сумкада һәрвакыт корвалол яисә валерьянка кебек тынычландыра торган дарулар бар иде. Чөнки төрле эчтәлектәге телеграммалар килә. Кайгыны да, шатлыкны да халык иң беренче бездән ишетә иде. Бераз гына булса да тынычланганчы адресатның яныннан китми идек. Шулай итеп, беренче медицина ярдәме дә күрсәткәнбез. Минем белән бергә 40 ел дәвамында Орлова В.П. эшләде. Гришина В.Н. безнең бүлек башлыгы иде. Баранова А., Ларина А., Скрементова А., Чирин В., Матвеева А., Зимина О. һәм башкалар безнең коллективның тоткасы булып тордылар. Бүген инде аларның күбесе исән түгел».
СССР таркалганнан соң Усад авылының гөрләп торган почта бүлеге ябылуга кадәр барып җитә. Ул үзгәрешләр кыенлыклар аша бара. Финанс кыенлыгы кичергән халык газета-журналларга да язылмый. Әбүнәчеләр саны кискен төшә. Бүгенге көндә почтальоннар Биектау почта бүлеге карамагында эшлиләр. Бәхеткә, Усад авылының үз почтальоны бар - Пахтусова Екатерина Александровна. Ул тумышы белән Сочи шәһәреннән. Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң иминият компаниесендә, туристик агенствода, төзелеш оешмаларында эшли. 2014 елда Екатерина Александровна гаиләсе белән Усад авылына кайтып төпләнә.
Ә инде 2020 елның июнь аеннан Усадта почтальон булып эшли башлый. Аның 3 баласы бар. Почтальонның эш графигы бала тәрбияләгәндә аңа бик тә кулай.
Соңгы елларда почтальоннарга таләпләр нык артты. Махсус белем кирәк булмаса да почта хезмәткәрләре кешегә карата ихтирамлы, шәфкатьле булырга тиеш. Конфликтлы очраклардан да оста гына чыга белү таләп ителә. Чөнки халык почтальон белән еш аралаша, үзе аңламаган сорауларны бирә. Ә почтальон аларга кеше канәгатьләнерлек дәрәҗәдә җавап бирергә тиеш.
Екатерина Александровна Биектау почта бүлегеннән үз машинасында почтаны алып китә, адресатларына тарата. Өстәвенә, почта хезмәткәрләренең вазыйфаларына сату эшләре дә кертелде. Аңларга була, җәмгыятьнең һәр тармагы сәүдә белән көн күрә, кыскача әйтсәк, бизнес. Екатерина Александровна да вак-төяк көнкүреш товарлары сата, өлкәннәр гозере белән аларга кирәкле товар алып кайта. Эш көне аяк өстендә уза. Авыл җирендә көтелмәгән хәлләр дә еш булып тора. Каршыга көтүе белән этләр дә килеп чыгарга мөмкин, тәртипсез, үзен кулга ала белми торган кешеләр дә очрый. Эш авыр, ә хезмәт хакы аз. Шулай да Усад авылы почтальоны зарланмый. Үзенең әбүнәчеләренә рәхмәтле ул. Ә алар 1300 дән артып китә. Нәкъ менә шул әбүнәчеләр авылда почтальонны кыскартудан саклап килә дә инде. Екатерина Александровна кешеләр каршына һәрвакыт елмаеп килә, сорауларны сабыр гына тыңлап, төпле җавап бирә. Кыскасы, үз вазыйфасын зур җаваплылык белән башкара. Без – Усад авылы халкы – аның хезмәте белән бик тә канәгать. Һөнәри бәйрәме алдыннан Пахтусова Екатерина Александровнага олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, аңа сәламәтлек, сабырлык, гаиләсендә иминлек, һәм, әлбәттә инде, күп санлы әбүнәчеләре булуын теләп калабыз.
Мәдина Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев