Яшелчә үсентеләре әзерлибез
Бакчаның үзендә мәшәкатьләр башланганчы яшелчә үсентеләре утырту өчен иң кулай вакыт ул апрель ае. Июнь уртасында кыяр өлгерсен дисәк, без аны апрель аенда ук утыртырту хәстәрен күрергә тиеш.
Россиянең урта өлешендә өч атналык кыяр үсентесен җылытылмаган теплицаларга - 15–20 май көннәрендә, ә ачык җиргә 25 май – 5 июнь көннәрендә (төннәрен махсус пленка белән капларга кирәк) утырталар. Моның өчен кыяр орлыгын апрельнең беренче декадасында ук чәчәргә киңәш ителә. Шуны да искәртеп үтү зарур, иртә уңыш алырга теләсәгез, кыярның салкынга чыдам сортларына өстенлек бирергә кирәк. Орлыкны чүлмәккә чәчәр алдыннан аны яңгыр суында яисә эрегән кар суында бүрттереп алырга кирәк. Орлыкларны йомшак салфеткага салып, җылырак урынга урнаштырырга кирәк. Бүрттерү вакыты бер тәүлектән артмаска тиеш. Шыткан орлыкларның һәрберсен сыйфатлы, йомшак һәм ашлы туфрак тутырылган, диаметры 8-10 см. тәшкил иткән аерым чүлмәкләргә утыртырга кирәк. Кечкенә чүлмәкләрдә кыярның тамыры кибәргә мөмкин.
Апрельнең беренче көннәре помидор орлыгын утырту өчен дә кулай вакыт. Иртә өлгерә торган тәбәнәк гибрид сортлар өчен аеруча уңай чор. Утыртыр алдыннан орлыкларны эшкәртергә кирәк. Аның иң уңайлы ысулы – орлыкларны 2% лы марганцовка эремәсендә тоту. Әлбәттә, моның өчен марганцовканы үлчәп тормыйлар, аның куелыгын төсенә карап белергә мөмкин. Орлыкларны куе кызыл төстәге эремәгә салырга кирәк, сыек эремәнең файдасы булмый. Орлыкларны эремәдә 20 минут чамасы тотарга кирәк. Соңыннан аларны салкынча суда чайкап алырга да мөмкин. Орлыкларны бер тәүлек, тәүлек ярым суда тотсаң, аларның чыгышы яхшыра.
Суган, борыч кебек орлыклар өчен мондый ысул аеруча файдалы. Чөнки суда орлыклар бик тиз генә уяна башлый, алар үсентеләр дә җибәрә. Бу очракта су чиста, табигый булырга тиеш. Шуңа күрә орлыкларны бүрттерү өчен су торбасыннан килә торган суны түгел, ә чишмә суын, эрегән кар яисә боз суын кулланырга кирәк. Су эрегәннән соң аны 35 градуска кадәр җылытырга киңәш ителә. Орлыкларны бүрттерергә марганцовка суында тотканнан соң гына салырга кирәк. Бүрттергәндә су орлыкларны тулысынча капларга тиеш. Әгәр бүрттергән вакытта су көрән төскә керә икән, аны алыштырырга киңәш ителә.
Помидор, борыч, бәдымҗан (баклажан), кәбестә орлыкларын - 18-24, суган, кәрәфес (сельдерей) – 36, ә борчак, фасоль кебек орлыкларны 5-6 сәгать дәвамында тотарга кирәк. Бүрттерелгән помидор орлыкларын 10х10 см. диаметрлы чүлмәкләргә 1,5-2 см. тирәнлектә утыртырга кирәк. Помидорны да, кыяр кебек, җылы урынга урнаштыру зарур. Орлыкларның көчле булып шытып чыгуына һәм аларның үсеп китүенә тәрәзә төбендәге яктылык зур роль уйный. Чыккач та озын, ачык яшел булып үсеп китмәсен өчен үсентеләрне көчле яктылык астына утыртырга кирәк. Аларга 8 мең люкслы яктылык кирәк. Ә безнең тәрәзә төпләрендә яктылык, гадәттә, 4 тапкырга кимрәк була. Үрентеләр 14-16 сәгать дәвамында көчле яктылык астында торырга тиеш. Шуңа күрә, үсентеләрне тәрәзә төбенә куяр алдыннан тәрәзә пыялаларын яхшылап юарга кирәк, үсентеләр янына көчле лампалар урнаштыру зарур. Тәрәзә астындагы җылыткыч батареялар үсентеләргә таба җылы һава өреп утыра. Мондый хәлне булдырмас өчен батареядагы җылыны бүлмәгә бертигез итеп бүлү җаен карарга кирәк. Болай эшләгәндә һаваның дымлылыгы да бертигез бүленә. Дымлылыкны саклау өчен идәнгә ләгән белән су куярга киңәш ителә. Ләгәнгә даими рәвештә су өстәп торырга кирәк. Тишелеп чыкканнан соң помидорларны пыяла белән капланган балконга чыгаралар. Балконда көндезге температура +18 градус, ә төнге сәгатьләрдә бераз салкынча булырга тиеш. Салкынча һава помидорның тамырын ныгыта, аның сабакларына артык буйга үсәргә мөмкинлек бирми. 10-15 көн узганнан соң балконның форточкасын ачып куярга да мөмкин. Бу вакытта инде помидор үсентеләре шактый гына ныгып өлгерә. Помидорга барытик җылымса су гына сибәләр. Суны көн аралаш сибәргә кирәк. Декадага бер тапкыр төбен ашлап тору зарур. Бу вакытта инде чәчү өчен кабак, патиссон, салат орлыкларын да әзерли башлыйлар.
Апрельнең өченче декадасында, җир бераз кибеп өлгергәч, салкынга чыдам орлыкларны ачык җиргә утырту чоры башлана. Кишер, редис, шалкан, укроп кебек орлыклар шундыйлардан. Алар салкыннарны да бик җиңел кичерә торган культуралар. Шулай да, салкын һава аларның тишелеп чыгу вакытын озайтырга мөмкин. Шуның өчен түтәлләрнең өстен капларга киңәш ителә. Мондый шартларда түтәлдәге һава температурасы 3-4 градуска җылырак була һәм яшелчәләр тизрәк тишелеп чыга. Бу вакытта көздән утыртып калдырган салат, кузгалак, күпъеллык суган кебек яшелчәләр, безнең күзләрне иркәләп, ямь-яшел булып утыралар. Алардан тиз генә мул уңыш алыр өчен түтәл өстен махсус материал белән капларга кирәк. Укроп турында аерым әйтеп үтәсе килә. Укропны утыртыр алдыннан аны аерым ысуллар белән әзерләргә кирәк. Чөнки орлыктагы эфир майлар йоклаган орлыкның тишелеп чыгу вакытын арттыра. Эфир майларыннан арындырыр өчен, укроп орлыгын кечкенә тишекле иләккә салып, аңа 15 минут дәвамында краннан җылы су агызып торырга кирәк. Соңыннан орлыкны 3 көнгә сулы стаканга салып тоталар. Стакандагы су 35 градус җылылыкта булырга тиеш һәм аны даими алыштырып тору зарур. Стаканнан алганнан соң юеш чүпрәккә төреп, тагын бүрттерәләр. Шуннан соң гына 13 градуска кадәр җылытылган юеш туфракка утырталар. Буразналарның арасы 20-30 см., ә туфракның тирәнлеге 1,5-2 см. булырга тиеш. 1 квадрат метр җиргә 1-2 г орлык сибелә. Укропны бакчаның көньяк һәм көнчыгыш өлешенә утыртырга киңәш ителә. Чөнки укроп кояш ярата. Күләгәле, чүп үләннәре үскән урында укропның төсе үзгәрә, яфраклары озыная, тәме, исе югала. Укроп орлыгын еш утыртырга ярамый. Чөнки алар бер-берсенә комачаулык итә. Укроп тишелеп чыккач аның куе урыннарын сирәкләргә кирәк. Һәр куак арасы 7-10 см. булырга тиеш. Зур булып үсә торган сортларның арасын 12-15 см. калдырырга кирәк (1 кв.м. мәйданда 50-60 үсенте булырга тиеш).
Венедикт Дадыкин,
агроном, журналист
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев