Балалар Татарстанның Кызыл китабын өйрәнә
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты балалар арасында уздырылган «Мин һәм Кызыл китап» кул эшләре бәйгесе җиңүчеләрен игълан итте. Агымдагы елда әлеге бәйгедә 572 мәгариф учреждениесеннән 3434 бала катнашты. Алар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар һәм сәламәтлекләре чикле булган инвалид балалар бар.
Бәйгедә катнашучылар Казандагы «Замбезия елгасы» зооботаник бакчасы хайваннарын сурәтләделәр. Бәйгенең экспертлар комиссиясе «Балалар бакчасы» төркеме арасында Дөбьяз авылының «Гөлчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче Шайхиев Самат эшенә беренче урынны бирде. «Хайваннар» номинациясе буенча тамашачылар мәхәббәте призына Красносельск авылының «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче Рәминә Низамиева лаек дип табылды. Искәртеп үтәбез, бәйге, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап максаты белән оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев