МӘГАРИФ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Без барыбыз бергә булганда гына көчле
11 декабрьдә "Рябинушка" муниципаль бюджет мәгариф оешмасында районның мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта белем бирү мәгариф оешмаларының профсоюз киңәшмәсе узды. Анда 2015 елга йомгак ясалды, алдагы елга планнар билгеләнде. Билгеле булганча, 2015 ел мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты тарафыннан "Хокукый белем бирү" һәм " Яшьләр елы" диеп игълан ителгән иде. Киңәшмәне...
-
Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе Биектауда яши
10-11 декабрь көннәрендә Казанда "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә Биектау районын Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев тәкъдим итте. Татарстан Республикасының "Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе" турындагы законы 2008 елда кабул ителгән иде. Әлеге юнәлешне тагын да популярлаштыру йөзеннән 2011 елда шул исемдәге бәйге...
-
Укучыларда яңа проектлар күп
Күптән түгел Усад мәктәбендә педагог-оештыручылар һәм районның балалар активы семинар-практикумы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасында балалар хәрәкәтен модернизацияләү буенча республика эш төркеме җитәкчесе "Мәктәптән тыш эш Республика үзәге" Балалар оешмасы дәүләт учреждениесенең бүлек мөдире Елена Калашникова, шушы учреждение методисты Андрей Толкачев, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зөлфия Сафина катнашты. Балалар...
-
Кул эшләре җанга рәхәтлек бирә
Элеккерәк заманнарда безнең илдә кыз балаларны кечкенәдән үк кул эшләренә өйрәтеп үстергәннәр. Алар тегә, бәйли, чигә белергә тиеш булганнар. Энә һәм җеп белән эш итү осталыгын крестьян хатын-кызларыннан алып, патшабикәгә кадәр камил белгән. Бу, әлбәттә, тормыш-яшәеш өчен кирәкле зарурлык кына булып тормый, ә бәлки тик ятмау, вакытны бушка уздырмас өчен...
-
Менә үзенең алтын яфраклары белән көз дә килеп җитте
Бар табигать елның шушы фасылына хас булган алтынсу төсләргә күмелде, ләкин бу матурлык озак тормады. Салкын көннәр башланып, яңгыр яварга тотынды. Бакчаларда күптән инде эшләр тәмамланды. Һәркем, салкыннар башланганчы дип, тырышып-тырмашып, уңышны җыеп, бакчасын чистартып калдыра. Кешеләр бакча эшләрен тәмамласалар, җәнлекләр, кышка әзерләнеп, үзләренә азык табып, аларны җыеп куялар. Көз...
-
Алар Туган илне сакларга әзер
Спорт-патриотик һәм призывка кадәрге яшьләрнең "Патриот" республика үзәгендә Татарстан Республикасындагы хәрби-патриотик клубларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XII нче Ачык слеты булды. Слетта 20 хәрби-патриотик клубтан 14-16 яшьтәге 160тан артык кеше катнашты. Анда Биектау районыннан Дөбъяз, Ямаширмә, Бөреле мәктәп-ләре командалары барды. Аларга автоматны сүтеп җыюда, саф әзерлегендә, волейбол...
-
Китап, шигърият, шагыйрьләр бәйрәме...
Мәктәпләрдә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС) тормышка ашырыла башлады. Бу уңайдан 7 нче октябрьдә Шәпше урта мәктәбендә Бөреле, Чыпчык, Коркачык, Мүлмә, Ямаширмә һәм Шәпше мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып үтте. Семинар кысаларында кунакларга 5 нче сыйныф укучылары белән татар теленнән ачык дәрес һәм...
-
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз...
"Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән....
-
Үз эшенең остасы
Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Гыйльметдинова Миләүшә Нурислам кызы шундый шәхесләрнең берсе. Гыйльметдинова Миләүшә 1960 нчы елның 5 ноябрендә Чүпрәле районында дөньяга килә. Башлангыч һәм урта белемне үз авылларында ала. 1980 нче...
-
Тагын беренче сыйныф, яңадан балаларга дөнья ачу башлана
Вакыт бик тиз үзгәрә, җәмгыять һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Ләкин укытучының роле һәрвакыт үзгәрешсез кала: ул гел бала янәшәсендә, аның өчен борчыла, аңа яхшылык тели. «Безнең бөтен хәзергебез һәм киләчәгебез, бөтен тормышыбыз бала чактагы вакыйгаларга, беренче тәэсирләребезгә нигезләнеп төзелә. Беренче укытучы безнең тормышта иң әһәмиятле кешегә әверелә». Бу...
-
Шигъри күңелле математик
Төгәл фәннәргә мәхәббәт Маргарита Владимировнага ана сөте белән кергән, дисәң дә була, чөнки аның әнисе Биектау мәктәбендә математика укыткан. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлап, бер ел эшләгәннән соң, Маргаританың Казан дәүләт педагогия институтына физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керүенә дуслары да, туганнары да гаҗәпләнми. Уку, мәктәптә практика үтү студент кызны тулысынча...
-
Малайларның яраткан укытучысы
Укытучылар арасында гадәттә ир-атлар күп булмый, шуңа күрә дә малайлар, аларны остазлары, ярдәмгә килергә әзер торучы өлкән иптәшләре дип хис итеп, гел алар янында бөтереләләр. Габделхак Гәрәев Биектауның 1 нче мәктәбендә 30 елдан артык малайлар өчен хезмәт дәресләре алып барды. Укучылар нәкъ менә аның тырышлыгы белән төп хезмәт күнекмәләре алдылар....
-
Яшь педагоглар фикер алышты
Казан шәһәренең мәгариф хезмәткәрләре йортында Татарстан Республикасының профсоюз хәрәкәтендә актив катнашучы яшь педагоглар советы президиумы утырышы булды. Утырышта иң көнүзәк темалар буенча докладлар тыңланды. Болар - муниципаль районнарда яшь педагогларның профсоюз эшен гамәлгә кертү, профсоюз эшендә актив катнашучы яшь педагоглар советының киләчәк үсеше, аларның уңышлы эшләп китүе һәм һөнәри яктан...
-
Эше – һәркем үрнәк алырлык
Сентябрь аеның соңгы көннәрендә тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ямаширмәдәге «Йолдыз» балалар бакчасында 29 ел эшләүче, шу-ның 25 елында бакча мөдире булган Галиябану Сәмигуллина турында аның хезмәттәше яза. Галиябану 1960 нчы елның 27 нче июлендә, Балтач районының Карадуган авылында яшәүче Әдһәм һәм Гаданбану гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз...
-
Елмаю тормышка ямь өсти
Һәр елны 19 сентябрьдә үзенчәлекле бәй-рәм - электрон дуслык символы булган "смайлик"ның туган көне билгеләп үтелә. 30 елдан артык кулланылышта булу дәверендә "смайлик" электрон аралашуның алмаштыргысыз өлешенә әверелде. Күпләр аннан башка ничек аралашып булыр иде икән, дип тә уйланалар. Һәм бу вакыт эчендә аның төрле мәгънәгә ия булган һәм төрле...