Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Без барыбыз бергә булганда гына көчле

11 декабрьдә "Рябинушка" муниципаль бюджет мәгариф оешмасында районның мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта белем бирү мәгариф оешмаларының профсоюз киңәшмәсе узды. Анда 2015 елга йомгак ясалды, алдагы елга планнар билгеләнде. Билгеле булганча, 2015 ел мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты тарафыннан "Хокукый белем бирү" һәм " Яшьләр елы" диеп игълан ителгән иде. Киңәшмәне...

11 декабрьдә "Рябинушка" муниципаль бюджет мәгариф оешмасында районның мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта белем бирү мәгариф оешмаларының профсоюз киңәшмәсе узды. Анда 2015 елга йомгак ясалды, алдагы елга планнар билгеләнде.
Билгеле булганча, 2015 ел мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты тарафыннан "Хокукый белем бирү" һәм " Яшьләр елы" диеп игълан ителгән иде. Киңәшмәне ачканда Биектау профсоюзлар оешмасы берләшмәсе рәисе Эльза Сабирова район профсоюзларының шул юнәлештәге эшчәнлегенә игътибар итте.

Төп докладта күрсәтелгәнчә, 2015 елда районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы нәтиҗәле эшләр башкарган. Мәгариф оешмалары хезмәткәрләре өчен дистәгә якын семинар-укулар уздырылган. Әлеге семинарлар барысы да һәрвакыт көн кадагында булган, четрекле темаларны үз эченә алган. Хезмәткәрләрнең хокукларын яклау, аларның бу юнәлештәге белемнәрен арттыру, пенсия яшендәге укытучыларның, тәрбиячеләрнең пенсия һәм социаль хокукларын яклау, яшьләр проблемаларын, хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл итү - болар барысы да профсоюзларның күз уңындагы проблемалар. Хезмәт өлкәсендә яңа чыккан норматив-хокукый документлар, актлар, указлар һәм карарлар - барысы да үз вакытында район мәгариф хезмәткәрләренә җиткерелгән, әлеге документлар буенча аңлату эшләре алып барылган. Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген арттыру проблемасы белән дә район профсоюз активы даими эш алып бара. 2015 елда 58 кеше төрле юнәлештәге шифаханәләрдә үзләренең сәламәтлеген ныгыткан.
Агымдагы елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт өлкәсендә партнерлык системасын алга таба да үстерү һәм республиканың дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, эш бирүчеләр һәм аларның берләшмәләре, Татарстанда һөнәр берлекләренең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәләрен арттыру максатында "Татарстан Республикасында хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкны үстерү" турында Указ кабул итте. Быелның 5 декабрендә Республика профсоюзлары Федерациясенең 26-нчы хисап-сайлау конференциясендәге чыгышында да Татарстан Президенты муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, һөнәр берлекләре берләшмәләре һәм эш бирүчеләр арасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу турында өчъяклы тармак һәм территориаль килешүләр практикасын үстерү кирәклегенә басым ясады. Рөстәм Миңнеханов хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкның барлык дәрәҗәләрендә төзелә торган килешүләрне, оешмаларның конкурентлыкка сәләтлелеген саклап калуга, хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итү һәм аларның социаль яклануына булышлык күрсәтүгә юнәлтелгән коллектив шартнамәләр һәм кризиска каршы программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып барырга кирәклеген ассызыклады.
Районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы киңәшмәсендә дә 2016 елга төп игътибар Татарстан Президентының профсоюз оешмалары алдына куйган бурычларына юнәлтелде. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, 2016 ел "Профсоюз активының хокукый мәдәнияты елы" дип игълан ителде. "Шуңа күрә, заманча формалар һәм чаралар, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып, район мәгариф хезмәткәрләренең хокукый белемен, мәдәниятын камилләштерү өстендә эшләячәкбез", - дип белдерде республика профсоюзлар оешмасы рәисе . Киңәшмәдә уртага салып сөйләшкән тагын бер проблема - эш бирүче белән профсоюз оешмасы арасында төзелә торган социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен, килешүләрен, аларга үзгәрешләр, өстәмәләр кертүне, килешүләрне теркәүне җайга салу. Киңәшмәдә әлеге тема буенча мәгариф хезмәткәрләренә эчтәлекле видеопрезентация күрсәтелде. Соңыннан әлеге презентация хезмәткәрләрнең хокукый белемен арттыру максатыннан районның барлык мәгариф оешмаларына җибәрелде.
Бүгенге заманда хезмәткәрләрнең профессиональ белемен тикшерү, шул тикшерүләр нәтиҗәсе нигезендә укытучыларның, тәрбиячеләрнең квалификацион дәрәҗәсен, шуңа бәйле рәвештә хезмәт хакын күтәрү иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу тема район мәгариф бүлегенең аттестация буенча методисты Э.Фәтхриева чыгышында тирән яктыртылды. Ул аттестация үткәрүнең төп этаплары, аны мәгълүмати чагылдырып бару юллары турында сөйләде. 2015-2016 уку уелында аттестация узарга теләк белдереп барлыгы 70 хезмәткәр мөрәҗәгать иткән: беренче квалификацион категориягә 67 кеше, иң югары категориягә - 3 кеше. Алар арасында укытучылар, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, методистлар бар. Гариза бирүчеләр арасында мәгариф оешмасы җитәкчеләре дә бар.
Соңгы елларда Биектау районында бик күп юнәлешләрдә алга китеш бара. Бу мәгариф өлкәсендә аеруча сизелә. Быел Березовка авыл җирлегендә 80 балага исәпләнгән "Ак каен" балалар бакчасы эшли башлады. Район үзәгендә 220 бала йөрешле тагын бер балалар бакчасы ачылырга тора. "Яңа оешмаларның да профсоюз активистлары район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары рәтендә нәтиҗәле генә эшләрләр, дигән өметтә калабыз", - диде Биектау СПОсы рәисе Эльза Сабирова. Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә Эльза Юрьевна районның барлык мәгариф хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларның һәрберсенә авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләде. "Без барыбыз бергә булганда гына көчле һәм бердәм. Үзара теләктәшлек һәм фикердәшлекнең нигезендә дә шундый ук принциплар ята", - диде ул.
Татьяна Монахова, "Рябинушка" балалар бакчасының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев