Малайларның яраткан укытучысы
Укытучылар арасында гадәттә ир-атлар күп булмый, шуңа күрә дә малайлар, аларны остазлары, ярдәмгә килергә әзер торучы өлкән иптәшләре дип хис итеп, гел алар янында бөтереләләр. Габделхак Гәрәев Биектауның 1 нче мәктәбендә 30 елдан артык малайлар өчен хезмәт дәресләре алып барды. Укучылар нәкъ менә аның тырышлыгы белән төп хезмәт күнекмәләре алдылар....
Укытучылар арасында гадәттә ир-атлар күп булмый, шуңа күрә дә малайлар, аларны остазлары, ярдәмгә килергә әзер торучы өлкән иптәшләре дип хис итеп, гел алар янында бөтереләләр.
Габделхак Гәрәев Биектауның 1 нче мәктәбендә 30 елдан артык малайлар өчен хезмәт дәресләре алып барды. Укучылар нәкъ менә аның тырышлыгы белән төп хезмәт күнекмәләре алдылар. Ул укыткан һәр малай кадак та кага, кисә, юна-струклый да, металл белән дә эш итә, җир дә казый ала.
Урындык ясауның әллә ни кыенлыгы юк сыман. Әмма бу беренче карашка гына. Аны ясау өчен дә шактый тырышлык кирәк. Балалар педагогның эшчәнлегенә, аның авырлыклар алдында каушап калмавына сок-ланалар. Нинди генә эш булмасын, ул аңа кү-тәренке күңел белән дәртләнеп керешә һәм агач эшләреме, слесарьлыкка кагылышлымы - барысы турында да тәф-силләп аңлата. Төшенеп җитмәүчеләр өчен берничә тапкыр кабатлый да. Таләпчән булуын белгәнлектән, укучылар педагогларын игътибар белән тыңлыйлар.
Практик дәресләр башланыр алдыннан Габделхак Габделфәрт улы хезмәт куркынычсызлыгы һәм производство санитариясе кагыйдәләрен ятлауны һәм җиренә җиткереп үтәүне таләп итә. Хезмәт дәресләрендә балалар узел һәм агрегатларның хәрәкәт итү принципларын ачыклауны таләп итә торган биремнәр башкаралар һәм Габделхак Габделфәрт улы укучыларның физика, математика, химия, черчение фәннәреннән алган белемнәрен дә файдаланырга тырыша.
Габделхак Гәрәев өлкән сыйныф укучыларына "автодело" фәнен дә укыта, аларны "С" категориясенә шоферлык хокукы алу өчен имтихан тапшырырга әзерли. Моңа гамәли дәресләр уздыру өчен мәктәптә йөк машинасы булу да ярдәм итте. 80-90 нчы елларда, башка мәктәпләрдән аермалы буларак, бездә машина йөртергә өйрәтү кабинеты бар иде. "Автоэш" дәресләрендә укучылары теория буенча алган белемнәрен сүтү-кору, лаборатор-практик эшләр вакытында ныгыттылар. Җәй айларында малайлар Казан авторемонт заводында практика үттеләр. Габделхак Габделфәрт улы мәктәптән соң үзе дә биредә берничә ел башта слесарь, аннары электр җиһазларын ремонтлау буенча автослесарь булып эш-ләгән. 1974 нче елда Васильево автотранспорт көллиятенә укырга кергән һәм аны армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң тәмамлаган.
Мәктәптә Габделхак Габделфәрт улын "аяклы энциклопедия" дип йөртә-ләр, чөнки ул кроссвордлар чишәргә ярата. Ул 90 яшен тутырган әнисен тәрбияли, аның турында һәрдаим кайгырта.
Габделхак Габделфәрт улының хезмәттәшләрендә һәм укучыларда хөрмәт һәм соклану хисләре уята торган тагын бер сыйфаты бар, ул да булса - шул ук мизгелдә ярдәмгә килергә әзер торуы. Мәктәп яны участогын төзекләндерүгә дә ул күп көчен сарыф итте. Аның янында малайлар үзләрен кирәкле кешеләр итеп хис итәләр. Хезмәт дәресләрендә алган белемнәренә алар тормышта кулланылыш табалар - әти-әниләренә булышып, аларны үзләренең осталыклары һәм эшли белүләре белән сөендерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев