МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Биектаулылар «Без бергә» фестивале лауреатлары булдылар
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында “Без бергә” халык иҗаты республика балалар фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
-
Беренче адымнар» консультация үзәген ачу
Хәзерге заманда күпчелек ата-аналар өчен бала тәрбияләү җиңел бирелми. Узара җылы мөнәсәбәтләр булдыру, баланы һәръяктан камилләштерудә еш кына проблемалар туа. Бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә, каян квалификацияле ярдәм алырга? Мондый сораулар белән, 2022 елның март аеннан «Байгыш» балалар бакчасы базасында эшли башлаган «Беренче адымнар» консультация үзәге килергә була.
-
Салаваттан сәхнәдән сөйләгән мәзәк өчен гафу үтенүен сорыйлар
Салават Фәтхетдиновның Казандагы 31 концертлар сезоны программасы бөтен кешегә дә ошап бетмәгән ахрысы. Җырчыны Камал театры сәхнәсеннән сөйләгән мәзәге өчен гафу үтенергә чакырганнар.
-
ГҮЗӘЛИЯ ВАФИНА: “Һәрвакыт нишләргә икән, ничек кызыктырырга, ничек җәлеп итәргә икән, дигән уйлар белән яшим”
Ул күпләрне үзенең йомшак, мөлаем тавышы белән әсир иткән, үзенең сүз байлыгы, саф татар телендә сөйләшүе белән радио тыңлаучыларны үзенә гашыйк иткән һәм барчасына көн буена җитәрлек энергия таратучы, теле- һәм радио алып баручы, журналист...
-
“Яшь йолдызчыклар” театр коллективы балаларны сәхнәгә гашыйк итә
Театр – балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре. Шуның нәтиҗәсендә күп кенә актуаль проблемалар хәл ителә. Шундыйлардан: балада әхлакый тәрбия, эстетик зәвык үсеше, аралашу культурасы, ихтыяр көче тәрбияләү, хәтерне, күзаллауны, фантазияне, сөйләмне үстерү, ситуацияләрне уен аша чишү.
-
Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе
Яңа ел килеп тә җитте, кая карама – аллы-гөлле утлар җемелди, илебезнең һәр шәһәрендә, һәр төбәгендә бәйрәм алды чаралары уздырыла. Биектау районында бөтен җирдә бәйрәм рухы сизелә – гирляндалар, бизәлгән чыршылар һәм, әлбәттә инде, күңелнең могҗиза көтүе. Мондый бәйрәм күтәренкелегенә районның үзәк чыршысын ачу тантанасы да ямь өстәде.
-
Абрар Булат: "Минем элек Биектау радиосына җырларымны сорап алалар иде"
Рэпер Абрар Булат – яңа стильдә эшләүче яшь башкаручыларның берсе. Ул рэперларның яңа мәктәбеннән, ягъни вокал элементы булган рэплар башкара. “Татар-информ”га интервьюсында ул татарда ни өчен рэп юк дәрәҗәсендә икәнлеге, Хаски кебек рэперларның ни өчен тыелганы һәм куркыныч темага җырлаган рэперларны ни өчен популяр булуы турында сөйләде.
-
Яшәү яме – гаиләдә
Ноябрь башында Ямаширмә мәдәният йортында “Тормыш яме – яшәүдә, яшәү яме – гаиләдә“ дип исемләгән гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә өч буыннан торган ( кайнана, килен, оныклар ) дүрт гаилә катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде.
-
Язгы тамаша
2018 ның 17 апрелендә «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучылар өчен «Бердәм Россия» партиясе оештырган «Крепкая семья» проекты кысаларында, «Әниләр һәм бәбиләр» дип аталган концер-тамашага сәяхәт оештырды.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз.
Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа. Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
-
Сандугачыбыз Галия Камалова моңын Республика җитәкчелеге дә югары бәяләде!
Исегезгә төшерәбез, бүген, «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның авыл хуҗалыгы тармагына намуслы хезмәт елларын багышлаган алдынгылар белән очрашты. Зур чарада, тырышлык күрсәткән иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне, механизаторларны, КФХ башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә, тантана җыр-моңга үрелеп барды. Безнең якташыбыз, күпләребезнең...
-
Яшә, гармун!
30 август мәркәзебез Казанда Республика көненә багышланган күптөрле мәдәни, спорт һәм башка чаралар уздырылды. Шундыйларның берсе - халык бик тә яратып катнаша торган традицион "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале. Быел ул 31 нче тапкыр уздырылды. Фестивальнең урыны билгеле - ул Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры бинасы һәм аның каршындагы мәйдан. Ул...
-
Яңа җыр бәйгесе игълан ителә!
31 августта "Биектау хәбәрләре" газетасы яңа җыр бәйгесен башлап җибәрә. Барлыгы 4 номинация булачак: 1. халык җырын иң яхшы башкаручы 2. автор җыры 3. популяр җырны иң яхшы башкаручы 4. иң яхшы аранжировка. Бщйге 31 августтан 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. тулырак мәгълүмат: http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/9104-ob'yavlyaetsya-vokalnyiy-konkurs.html
-
Татар җырын иң яхшы башкаручының исеме билгеле!
"Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе тарафыннан оештырылган татар җырын иң яхшы башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 20 август көнне "Биектау" спорткомплексы базасында, атна саен уздырыла торган дискотека вакытында булды. Шактый гына "кызу" барган тавыш бирүдән соң, җиңүчеләр дип түбәндәгеләр табылды: 1. Эльвира Гәрәфетдинова 2. Аида һәм Булат Шәйдуллиннар 3. Әдилә Габдерәкыйпова...