Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Беренче адымнар» консультация үзәген ачу

Хәзерге заманда күпчелек ата-аналар өчен бала тәрбияләү җиңел бирелми. Узара җылы мөнәсәбәтләр булдыру, баланы һәръяктан камилләштерудә еш кына проблемалар туа. Бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә, каян квалификацияле ярдәм алырга? Мондый сораулар белән, 2022 елның март аеннан «Байгыш» балалар бакчасы базасында эшли башлаган «Беренче адымнар» консультация үзәге килергә була.

Безнең консультация үзәге  мөдир, психолог, логопед, дефектолог, физик үсеш буенча инструктор яки тәрбиячедән профессиональ ярдәм күрсәтә. Кем безгә мөрәҗагать итә ала. Бу  - туганнан 7 яшькә кадәр, балалар бакчасына йөрүче һәм йөрмәүче, шул исәптән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән инвалид балалары булган, һәр ата-ана (законлы вәкил). Бу хакта тулырак мәгълүматны балалар бакчасының рәсми сайтының "Консультация үзәге" бүлегендә алырга мөмкин.

Консультация үзәге максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү-үстерүдә, аларның коррекцияләү  проблемаларын ачыклауда,  ата-аналар өчен  методик, психологик, педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтү

Айга бер тапкыр, төркемле дәресләрнең, индивидуаль шөгыльләрнең вакыты ата-аналарның ихтыяҗына карап  билгеләнә.

Төркемдәге дәресләрнең якынча тематикасы, күбесенчә. ата-аналар соравы нигезендә төзелә. Консультатив хезмәтләр алу ата-аналар (законлы вәкилләрдән) өчен түләүсез.

Ата-аналар белән аралашу тәҗрибәсе безгә консультатив ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне  борчыган иң төп гадәти проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә:

- баланың авыру үзенчәлеге буенча мәктәпкәчә учреждениегә барып йөрүе мөмкин түгел. Бу проблема, барыннан да элек, үзәк белгечләренең ата-аналарга аерым баланы тәрбияләү, укыту һәм үстерү мәсьәләләрендә комплекслы ярдәм күрсәтү зарурлыгына бәйле;

- балалар бакчасында киләчәк тәрбияләнүченең адаптация чорын узу. Бу категориядә тәрбияче, педагог-психолог ярдәм итә.

- балаларның җитлекмәгән сөйләм үсеше. Балаларда аваз әйтелеше, иҗек структурасы бозылу, сүз байлыгы яшь дәрәҗәсеннән түбәнрәк булуы, аграмматик сөйләм күзәтелә. Бу категориядә –логопед укытучы ярдәм итә;

- баланың психофизик үсешенең яшь нормаларына туры килүе. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсеш үзенчәлекләре мәсьәләсе шулай ук күп кенә ата-аналар өчен бик актуаль. Алар үз балаларын төрле компетенцияләрдә күрергә мохтаҗ. Бу интеллектуаль, физик, социаль, сәнгать-эстетик, коммуникатив өлкәләр. Шул уңайдан, безнең алда балаларны үстерүдә мөмкин булган хокук бозуларны кисәтү бурычы тора. Биредә Үзәкнең барлык белгечләре дә зур ярдәм күрсәтә;

Ата-аналарны баланы тыңлау, аның ялын оештыру һәм башка мәсьәләләр дә кызыксындыра. Үзәктә ата-аналар үз сорауларына җавап ала, һәм без, үзәк белгечләре, аларның курку- шикләрне таратырга тырышабыз.

Ата-аналар һәм балалар белән чаралар оештыру һәм үткәрү өчен мәктәпкәчә учреждениедә өстәмә бүлмәләр бар: методик кабинет, музыка залы, физкультура залы, сенсор бүлмәсе. Булган матди-техник җиһазлар ата-аналар (законлы вәкилләр) белән заманча дәрәҗәдә консультатив эшне оештырырга мөмкинлек бирә.

Методик җыелма тәрбияләнүчеләрне үстерүнең барлык юнәлешләре буенча материаллар белән тулыландырыла. Мәктәпкәчә учреждениедә дидактик материал, махсус әдәбият,  үстерешле уеннар һәм уенчыклар җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. Балалар һәм ата-аналар өчен диагностик һәм тәкъдим итү материаллары, ата-аналар белән эшләүнең төрле формаларын тормышка ашыру тәҗрибәсеннән материаллар туплана.

Безнең үзәкнең гаилә белән хезмәттәшлекнең традицион формаларының берсе —ата-аналарга педагогик шәхси һәм төркемле консультация бирү. Ата-аналар соравы буенча һәм балаларның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып консультацияләр белгечләр тарафыннан үткәрелә. Шулай ук ата – аналар белән эшләүнең кызыклы һәм нәтиҗәле формасы-белгечләрнең ата-аналар белән практик эшчәнлеге. Бу-мастер-класслар, дидактик хезмәттәшлек тренинглары үткәрү (балалар белән ничек дөрес итеп шөгыльләнергә; хаталарга ничек табарга һәм ничек төзәтергә). Мондый практикумнарны оештыру максатка ярашлы дип саныйбыз, чөнки ата-аналар билгеле бер педагогик тәҗрибә туплыйлар.

Шәхси очрашулар вакытында ата-аналар тәрбия һәм укыту мәсьәләләре буенча киңәшләр алалар. Гаиләдә коррекция-үсеш мохите булдыруда ярдәм итәбез. Нинди уенчыклар, предметларны бала белән уеннарда куллану, танып-белү процессларын үстерү өчен үз кулларың белән нәрсә эшләргә мөмкин булуын киңәш итәбез. Балалар әдәбияты белән танышабыз, ата-аналарны вак һәм гомуми моторика, артикуляцион гимнастика үсешенә катлаулы булмаган алымнарга һәм күнегүләргә өйрәтәбез.

Азакта шуны билгеләп үтәсе килә, безнең үзәкнең һәр белгече бер гаилә белән бер генә очрашмый. Беренче сораудан соң, кагыйдә буларак, икенче һәм өченче сораулар янәдән очрашуга этәрә. Шуңа күрә, безнең төп бурыч - ата-аналарга теләсә нинди проблематика буенча әзер рецептлар, заманча, вакытлы, дөрес педагогик мәгълүмат бирү генә түгел, ә, иң мөхиме, әти-әни һәм бала арасын якынайту.

Усманова Эльвира Әлфис Кызы, Фаттахова Сиринә Илфат Кызы, Гаиев Рамил Рөстәм Улы

консультация үзәге белгечләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев