Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе

Яңа ел килеп тә җитте, кая карама – аллы-гөлле утлар җемелди, илебезнең һәр шәһәрендә, һәр төбәгендә бәйрәм алды чаралары уздырыла. Биектау районында бөтен җирдә бәйрәм рухы сизелә – гирляндалар, бизәлгән чыршылар һәм, әлбәттә инде, күңелнең могҗиза көтүе. Мондый бәйрәм күтәренкелегенә районның үзәк чыршысын ачу тантанасы да ямь өстәде.

Кыш узып баручы елның соңгы көннәрендә үзенең холкын күрсәтеп алырга булды. Әмма буранлый-буранлый  кар явуга һәм салкын җил исүгә карамастан, биектаулылар районның үзәк чыршысы ачылышына җыелдылар. Ничек инде мондый зур вакыйганы карамый каласың!

Әлеге чарада Кыш бабайлар да, Кар кызлары да, күпләргә таныш мультфильм геройлары да – кемнәр генә юк иде!  Кая карама – көлешүләр, шаярулар, һәм, әлбәттә, якынлашып килүче  Яңа ел белән котлаулар.

Җиңү паркы сәхнәсендә елдагыча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Беладонна Фунтикны ялганлап акча сорап алырга өйрәтә, ә тегесе каршы килә. Нәтиҗәдә дуңгыз баласы Кыш бабайны эзләп табу максаты белән чыгып кача. Һәм Кыш бабай аны коткара.

Бәйрәм бик мавыктыргыч булды, һәркем дә күңеленә ошаган шөгыль тапты. Театральләштерелгән  тамаша, йөрәкләрне җилкендерә торган музыка, рәхәтләнеп таудан шуулар – моннан да күңеллерк ни булуы мөмкин! Бәйрәм кунакларының аннан алган тәэсирләре белән бик теләп уртаклашуларына  да  бер дә гаҗәпләнерлек түгел.

- Бик шәп булды, ошады, зур рәхмәт!

- Бик ошый, бик әйбәт!

- Бөтенесе дә шуның кадәр матур, Аллага шөкер, барысы да ошый.

Өлкәннәр концерт программасын кызыксынып карасалар, балалар бәйрәмнең төп герое – чыршыдан күзләрен ала алмадылар. Урман гүзәле, утларын җемелдәтеп, һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итеп торды.

- Сиңа ошыймы?

- Әйе.

Реклама

- Ә нәрсә күбрәк ошый?

- Чыршы. Ә ни өчен? Чөнки ул бигрәкләр дә  матур.

- Чөнки бик тә күңелле,  Яңа ел бит!

Җиңү паркында чыршы бизәп кую күркәм гадәткә әверелде. Һәр елны аның ачылышына  җыелучылар саны артканнан-арта бара һәм моңа сөенми дә мөмкин түгел.

- Чыршыбыз, әлбәттә, һәрвакыттагыча күз явыңны алырлык матур. Ел саен без Яңа ел темасына кызыклы театральләштерелгән тамаша да әзерлибез, - дип сөйләде Биектау районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге  җитәкчесе Лилия Борһанова.

Чыршы ачылышы ничек инде Кыш бабайлар парадыннан башка гына булсын ди? Бу тантанага районның барлык клубларыннан  бәйрәмнең төп геройлары җыелып килгәннәр иде.

- Мин барыгызны да  Яңа ел, яңа бәхет белән котлыйм, бернигә дә карамастан, тормышыгызда бөтенесе дә әйбәт булсын! – дип, Кыш бабай үзенең теләкләрен белдерде.

Районның үзәк  чыршысы җем-җем итеп торган утлары белән әллә кайлардан күренеп, үзенә тартып тора. Алда – Яңа елны каршылау һәм күңелле каникуллар, уңай хис-тойгылар һәм, әлбәттә, бүләкләр.

Күбрәк фотолар биредә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев