Высокогорские вести

Высокогорский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
НОВОСТИ

Инвалид бала атна буе үлгән әнисе янында яткан

ДЦП чирле 13 яшьлек үсмер бер атна әнисенең үле гәүдәсе белән үткәргәннән соң, вафат булган. Аларның гәүдәләре 6 декабрьдә табылган.

Удмуртиянең Можга шәһәрендә булган бу хәл.

Журналистлар мәгълүматларына караганда, улын ялгызлыкта тәрбияләгән ана кинәт хроник авырудан вафат булган. ДЦП һәм эпилепсия белән авыручы 13 яшьлек малай берничә көн дәвамында ярдәмгә чакыра, әмма күршеләр фатирдан чыккан тавышка игътибар итми. Үсмер даими тавышланган була, күршеләре моңа күнегә.

Коляскада аш бүлмәсенә чыгып, сусаудан интеккән егет кранны ача һәм идәнгә егыла. Раковина аша ташып чыккан су аш бүлмәсен баса. Бала суда өшүдән үлә.

"Аларның фатиры беренче катта урнашкан иде, шуңа күрә берәү дә суның подвалга агуын сизмәгән. Фаразлар буенча, баланың үлеменә салкын тию сәбәпче", - дип сөйләгән чыганак.

Реклама

Бу хәлне хокук сакчылары тикшерә. Күршеләр дә инвалид бала тәрбияләгән ялгыз анага бераз игътибарлырак була алыр иде...

Автор: Резеда Галикәева

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте нас в Telegram-канале Высокогорские вести

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев