Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Ил, район тарихын саклыйлар

Биектау муниципаль районы территориясендә Иске-Казан дәүләт музей-тыюлыгы, Салих Сәйдәшев музее белән берләштерелгән Туган як район музее, 9 мәктәп музее, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә күпсанлы сугышчан һәм хезмәт даны почмаклары эшли. Аларда 30 лап кеше хезмәт куя. Штатта торучы һәм күп очракта штаттан тыш эшләүче музей хезмәт-кәрләре үсеп килүче буынга, районның...

Биектау муниципаль районы территориясендә Иске-Казан дәүләт музей-тыюлыгы, Салих Сәйдәшев музее белән берләштерелгән Туган як район музее, 9 мәктәп музее, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә күпсанлы сугышчан һәм хезмәт даны почмаклары эшли. Аларда 30 лап кеше хезмәт куя.

Штатта торучы һәм күп очракта штаттан тыш эшләүче музей хезмәт-кәрләре үсеп килүче буынга, районның бөтен халкына рухи һәм патриотик тәрбия бирү буенча җәмгыять өчен бик тә кирәкле, үтә дә кызыклы эш башкаралар. Алар - районның чын патриотлары, музей эшен бөтен күңелләрен биреп башкаручылар - изгелек-шәфкатьлелек таратучылар, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт уятучылар.

Музейлар, музей экспонатлары кешеләрнең йөрәк җылысын, аларның кулларының игелекле хезмәтен, борынгы бабаларыбыз, өлкән буыннар турындагы истәлекне саклыйлар. Алар кешеләргә борынгы замандагы тормышның нинди булуы, бабаларыбыз, әтиләребезнең ничек итеп Ватаннарын саклаулары турында сөйлиләр. Музей хезмәткәрләре боларның барысын да яшь буынга тапшырырга тырышалар, чөнки тарихыңны, үткә-неңне белми торып, матур киләчәк төзеп булмаячагын яхшы аңлыйлар.

Районның Туган як музее бик күп мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшли, алар өчен экскурсияләр оештыра. Әмма балаларга музей тәрбиясе бирүнең әһәмиятен тулысынча аңлап җиткермәгән мәктәпләр дә бар. Безнең музейда туган ягыбыз, районыбыз турында сөйләүче экспонатлар һәм материаллар бихисап күп. Булдыра алганча без үзгәрешләр кертергә һәм яңа экспозицияләр оештырырга тырышабыз.

Районның барлык укучыларының да безнең музейга еш килеп йөрү мөмкинлеге булмауны истә тотып, менә икенче ел инде үзебез урыннарга барабыз. Авылларда укучылар белән очрашабыз, аларга лекцияләр укыйбыз, әңгәмәләр уздырабыз, тарихи кинофильмнар күрсәтәбез. Агымдагы елның дүрт аенда мондый очрашулар Биектауның 1, 2, 3 нче - районның иң зур мәктәпләрендә узды. Без хезмәттәшләребез белән бергә Ямаширмә, Мүлмә, Коркачык, Чыпчык, Бөреле мәктәпләренә бардык. Әлеге чараларда сүз Ленинград камалышы, Сталинград сугышының 70 еллыгы турында барды, шулай ук сугыш ветераннарын, тыл хезмәт-чәннәрен, Ватан чикләреннән тыш хезмәт бурычларын үтәгән сугышчыларны да чакырдык. Мондый эшне без килә-чәктә дә дәвам иттерә-чәкбез.

Җәй көне илебездә Курск дугасындагы Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк, ике елдан Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәм ителәчәк. Безгә героик тарих битләрен өйрәнү эшен активлаштырырга кирәк.

Хәзерге вакытта районда 51 сугышта катнашучы, 1063 тыл хезмәтчәне яши.

Болар сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган кешеләр. Алар безгә Ватанга бирелеп хезмәт итү үрнәге булып торалар һәм без үсеп килүче буынны нәкъ менә алар мисалында тәрбияләргә тиеш.

Туган якны өйрәнү музее каршында элеккечә "Ветеран" клубы эшли. Үз чараларыбызга без сугыш һәм хезмәт ветераннарын, яшьләрне мәктәп укучыларын чакырабыз. Район ветераннар советы, башкарма комитет бүлекләре, массакүләм- мәгълүмат чаралары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Соңгы вакытта Сталинград сугышының 70 еллыгына, Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган һәм башка чаралар уздырдык. Без якташларыбызның, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең, башка атаклы кешеләрнең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү буенча эш алып барабыз. Хәзерге вакытта "Туган ягым - Биектау" фотокүргәзмәсен әзерлибез. Безнең район аша узучы тимер юлның төзелү тарихын өйрәнүне дәвам итәбез. Безгә алга таба да үзебезнең музей фондын баету, яңа экспозицияләр булдыру зарур. Димәк, безне алда зур һәм кызыклы эш көтә. Музей тулы канлы тормыш белән яши.

Форсаттан файдаланып, мин хезмәттәшләремне - барлык музей хезмәткәрләрен Халыкара музейлар көне белән котлыйм. Сәламәтлек, эшләрендә яңа иҗади уңышлар телим. Безнең музейның барлык белгечләренә, хезмәткәрләренә, барлык музей җитәкчеләренә районның тарихын өй-рәнү һәм аны саклау буенча башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.

Билал Шиһабетдинов ветераннарны музей экспозицияләре белән таныштыра; Музейның элекке көнкүрешне чагылдырган экспонатлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев