16 май 2013 яңалыклары
-
Анна Федоровичева: «Очучы булу абыйның төп хыялы иде»
Вакыт ашкынып алга чаба. Әле күптән түгел генә булган кебек тоелган вакыйгалар бүген тарих битенә языла, акрынлап кына хәтердән дә юыла бара. Ни кызганыч, батырлыклар белән Җиңү яулаган Бөек Ватан сугышында катнашучылар, армияне ашатып, киендереп торган тыл хезмәтчәннәре саны кимегәннән-кими. Ул героик чор кешеләре белән аралашу үзе үк зур вакыйга....
-
Ил, район тарихын саклыйлар
Биектау муниципаль районы территориясендә Иске-Казан дәүләт музей-тыюлыгы, Салих Сәйдәшев музее белән берләштерелгән Туган як район музее, 9 мәктәп музее, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә күпсанлы сугышчан һәм хезмәт даны почмаклары эшли. Аларда 30 лап кеше хезмәт куя. Штатта торучы һәм күп очракта штаттан тыш эшләүче музей хезмәт-кәрләре үсеп килүче буынга, районның...
-
Биектау районы ел саен урман утыртуда актив катнаша.
Быелгы язда М-7 федераль трассасыннан башлап Биектауга кадәрге арада 6 мең данә ылыслы агач үрентеләре утырту планлаштырыла. Урманчылыкта 20 мең данә өч еллык чыршы һәм нарат үрентеләре бар. Авыл җирлекләре һәм оешмалар җи-тәкчеләре үз территорияләрен яшелләндерү өчен, урманчылыкка мөрә-җәгать итеп, үрентеләр ала алалар.
-
Урманны һәлакәттән саклыйк
Урман - ял итү өчен иң матур урын. Андагы тынлык, тәнгә рәхәтлек бирә торган күләгәсе, бары тик урманда гына була торган салкынча саф һавасы, хуш исләре - болар барысы да кешеләрне елдан-ел үзенә күбрәк җәлеп итә. Әмма урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы таләпләре җиренә җиткереп үтәлми. Үзебездән соң чүп өемнәре...
-
Марат Әхмәтов: ”Чәчүне агымдагы атна азагына кадәр төгәлләргә кирәк”
Биектау районында бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар 20026 гектар арпа, солы, бодай, борчак, вика чәчтеләр. Чәчүдәге ярыш шартлары нигезендә аеруча тырышлык күрсәткән механизаторлар 22 апрельдән башлап алдынгы вымпелы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Бүләкләнгән 19 кеше арасында "Серп и молот" ширкәте механизаторы Сергей Симонов та...