Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

«Туган як моңнары»

Биектауның балалар музыка мәктәбе быел инде җиденче тапкыр пианинода уйнаучыларның "Туган як моңнары" дип аталган район конкурсын уздырды. Жюрига Казандагы 5 нче балалар музыка мәктәбенең югары категорияле укытучысы О.В.Васильева һәм Халыкара конкурслар лауреаты Дарья Васильева чакырылды. Алар безгә концертлар һәм мастер-класслар белән ел саен киләләр. Катнашучылар барысы да бик әйбәт...

Биектауның балалар музыка мәктәбе быел инде җиденче тапкыр пианинода уйнаучыларның "Туган як моңнары" дип аталган район конкурсын уздырды.

Жюрига Казандагы 5 нче балалар музыка мәктәбенең югары категорияле укытучысы О.В.Васильева һәм Халыкара конкурслар лауреаты Дарья Васильева чакырылды. Алар безгә концертлар һәм мастер-класслар белән ел саен киләләр. Катнашучылар барысы да бик әйбәт чыгыш ясадылар, әмма шулай да алар арасыннан иң яхшыларын аерым билгеләп үтәсе килә. Болар - төрле яшь категорияләрендә лауреат исемнәрен яу-лаучылар: Әдилә Зиннәтуллина, Рамилә Вафина, Руслан Егоров, Роберт Егоров (И.Н.Шакирова классы), Зилә Шәрәфиева (Р.М.Шишмагаева), Азалия Хәйруллина (З.Г.Сә-фәргалина), Михаил Белосков (М.В.Тремасова-Золотарева), Давид Арзамасов (Ф.Х.Таҗетдинова), Арина Арзамасова (Н.Н. Солкина), пианистлар ансамбле - Илья Турецких һәм Эвелина Галимҗанова (С.А.Беганская). Укучыларга бик зур сабырлык кирәк булды, чөнки сәхнәдә халык алдында төрле-төрле ике әсәрне рәттән уйнавы җиңел түгел. Әмма, аның каравы, алар сәхнәдә чыгыш ясаудан курыкмаска-каушап калмаска өйрән-деләр.

Конкурсның төп максаты милли музыканы популярлаштыру булганлыктан, катнашучылар һәм-мәсе дә татар композиторы әсәрен башкарырга тиеш иделәр. Музыка коралларында уйнаучыларның район конкурсларын уздыру зарурлыгын тагын бер кат ассызыклап үтәсе килә. Алар балаларның үзләренә ышанычын арттыра, укуны дәвам иттерү өчен көчле этәргеч булып тора. Музыкаль бәй-геләрдә катнашу лотерея уены кебек - кемдер, каушап китеп, үзенең сәләтен ача алмый калса, башка берәү, үзен кулга алып, иң яхшы нәти-җәгә ирешә. Педагогларга да укучыларына читтән, тамашачы күзлегеннән карау мөмкинлеге тудырыла.

Пианинода уйнаучыларның район конкурсы, һичшиксез, яшь талантларны ачарга ярдәм итә, укучыларның башкару осталыгын арттыра. Шулай ук дәрәҗәлерәк конкурсларда катнашыр алдыннан ныклы репетиция дә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев